татарская сказка

Убыр-Таз

караоке
звук

Initializing audio Loading audio…

Әүвәле Әүвәле булган, булган, ди, ди, өч өч агай‑эне. агай-эне. Боларның Боларның икесе икесе акыллы, акыллы, ди, ди, өченчесе өченчесе тиле, тиле, ди, ди, Убыр‑Таз Убыр-Таз атлы, атлы, ди. ди. Убыр‑Таз Убыр-Таз бер бер эш эш тә тә эшли эшли белми, белми, ди. ди. Моңа Моңа агалары агалары әйтәләр, әйтәләр, ди: ди:

Убыр‑Таз, Убыр-Таз, син син тик тик торганчы торганчы киеккә киеккә тозак тозак кор, кор, диделәр, диделәр, ди. ди.

Убыр‑Таз Убыр-Таз тозак тозак корды, корды, ди. ди. Корганның Корганның икенче икенче көнендә көнендә барып барып караса, караса, эләккән, эләккән, ди, ди, бер бер бик бик зур зур аю. аю. Убыр‑Таз Убыр-Таз аюны аюны ычкындырып ычкындырып җибәрде җибәрде дә, дә, ди, ди, өенә өенә кайтып кайтып китте, китте, ди. ди. Өйгә Өйгә кайткач, кайткач, агалары агалары моннан моннан сораганнар, сораганнар, ди: ди:

Ни Ни эләккән эләккән тозагыңа? тозагыңа? дип. дип.

Убыр‑Таз Убыр-Таз әйтте, әйтте, ди: ди:

Попның Попның кара кара сыеры сыеры эләккән, эләккән, диде, диде, ди. ди.

Иртәгесен Иртәгесен Убыр‑Таз Убыр-Таз тагын тагын барган, барган, ди, ди, тозагын тозагын карарга,эләккән, карарга,эләккән, ди, ди, бик бик олы олы бүре. бүре. Убыр‑Таз Убыр-Таз бүрене бүрене ычкындырып ычкындырып җибәргән җибәргән дә, дә, ди, ди, өенә өенә кайтып кайтып киткән, киткән, ди. ди. Кайткач Кайткач агалары: агалары:

Тозагыңа Тозагыңа ни ни эләккән, эләккән, дигәч, дигәч, бу бу тагы: тагы:

Попның Попның кара кара танасы танасы эләккән, эләккән, диде, диде, ди. ди.

Өченче Өченче көнне көнне тагы тагы барды, барды, ди, ди, Убыр‑Таз Убыр-Таз тозагын тозагын карарга. карарга. Тозагына Тозагына эләккән, эләккән, ди, ди, төлке. төлке. Бу Бу төлкене төлкене ычкындырган ычкындырган да, да, ди, ди, өенә өенә кайткан, кайткан, ди. ди. Агалары Агалары моннан моннан тагы: тагы:

Ни Ни эләккән? эләккән? дип дип сорадылар, сорадылар, ди. ди.

Убыр‑Таз Убыр-Таз әйтте, әйтте, ди: ди:

Эләккән Эләккән попның попның кызыл кызыл бозавы, бозавы, диде, диде, ди. ди.

Дүртенче Дүртенче көнне көнне эләккән, эләккән, ди, ди, куян. куян. Убыр‑Таз Убыр-Таз барып барып аны аны да да ычкындырып ычкындырып кайтты, кайтты, ди. ди. Агалары: Агалары:

Ни Ни эләккән? эләккән? дигәч: дигәч:

Попның Попның ак ак көчеге көчеге эләккән, эләккән, диде, диде, ди. ди.

Ялан Ялан поп поп малы малы эләккән эләккән дигәч, дигәч, агаларының агаларының моңа моңа ачулары ачулары килде, килде, ди. ди.

Моннан Моннан болай болай барсаң, барсаң, эләккән эләккән нәрсәне нәрсәне өйгә өйгә алып алып кайт, кайт, дип, дип, кисәтеп кисәтеп җибәрделәр, җибәрделәр, ди. ди.

Убыр‑Таз Убыр-Таз өйгә өйгә кайткач, кайткач, агалары агалары сорадылар, сорадылар, ди: ди:

Ни Ни эләккән эләккән тозагыңа? тозагыңа? дип. дип.

Убыр‑Таз Убыр-Таз әйтте, әйтте, ди: ди:

- Шүрәле Шүрәле эләккән эләккән иде, иде, бик бик баетырмын баетырмын дигәч, дигәч, җибәрдем, җибәрдем, иртәгә иртәгә үземне үземне кунакка кунакка чакырды, чакырды, дип. дип.

Иртәгесен Иртәгесен китте, китте, ди, ди, Убыр‑Таз Убыр-Таз кунак кунак булып. булып. Барып Барып җитүе җитүе белән белән шүрәле шүрәле моны моны бик бик сыйлады, сыйлады, ди. ди. Киткән Киткән чагында чагында бер бер бик бик олы олы кап кап белән белән мал мал биреп биреп җибәрде, җибәрде, ди, ди, иртәгесен иртәгесен тагы тагы чакырды, чакырды, ди. ди. Убыр‑Таз Убыр-Таз өйгә өйгә кайткач, кайткач, капны капны киштәгә киштәгә куйды куйды да, да, ди, ди, үзе үзе чыгып чыгып китте, китте, ди. ди. Үзе Үзе кайтканчы, кайтканчы, җиңгәләре, җиңгәләре, кап кап эчендәге эчендәге бар бар әйберне әйберне алып, алып, җыеп җыеп куйдылар, куйдылар, ди. ди. Убыр‑Таз Убыр-Таз иртәгесен иртәгесен тагы тагы барды, барды, ди, ди, шүрәлегә. шүрәлегә. Шүрәле Шүрәле моңа моңа тагы тагы бер, бер, кап кап бирде, бирде, ди. ди.

Кайтып Кайтып җиткәнче җиткәнче ачып ачып карама, карама, дип дип әйтте, әйтте, ди. ди.

Убыр‑Таз Убыр-Таз юлда юлда ачып ачып караган караган иде, иде, ди, ди, үзалдына үзалдына тукмаклый тукмаклый торган торган тугыз тугыз тукмак тукмак сикерде сикерде дә, дә, ди, ди, Убыр‑Тазны Убыр-Тазны тукмаклый тукмаклый башлады, башлады, ди. ди. Убыр‑Таз: Убыр-Таз: «Кап, «Кап, ябыл!» ябыл!» дип дип кычкырган кычкырган иде, иде, ди, ди, тукмаклар тукмаклар капка капка кереп кереп киттеләр киттеләр дә, дә, ди, ди, кап кап ябылды, ябылды, ди. ди. Өйгә Өйгә кайтып кайтып җиткәч, җиткәч, Убыр‑Таз Убыр-Таз кабын кабын ян ян сәкегә сәкегә куйды куйды да, да, ди, ди, чыгып чыгып китте, китте, ди. ди.

Җиңгәләре Җиңгәләре ачып ачып караганнар караганнар икән, икән, тугыз тугыз тукмак тукмак чыгып, чыгып, җиңгәләрен җиңгәләрен тукмакларга тукмакларга ябышты, ябышты, ди. ди. Әзрәк Әзрәк торгач, торгач, кайтты, кайтты, ди, ди, Убыр‑Таз, Убыр-Таз, болар болар Убыр‑Тазга Убыр-Тазга әйтәләр, әйтәләр, ди: ди:

Тукмакларыңны Тукмакларыңны тыйсаң, тыйсаң, бар бар әйбереңне әйбереңне кире кире бирербез, бирербез, диделәр, диделәр, ди. ди.

Убыр‑Таз: Убыр-Таз: «Кап, «Кап, ябыл!» ябыл!» дип дип кычкырды, кычкырды, ди, ди, тукмаклар тукмаклар бары бары да да кереп кереп беттеләр, беттеләр, ди, ди, кап кап шап шап итеп итеп ябылды, ябылды, ди. ди. Шуннан Шуннан соң соң Убыр‑Таз, Убыр-Таз, агалары агалары белән белән бергә, бергә, бик бик баеп баеп тора тора башладылар, башладылар, ди. ди.

Әүвәле булган, ди, өч агай-эне. Боларның икесе акыллы, ди, өченчесе тиле, ди, Убыр-Таз атлы, ди. Убыр-Таз бер эш тә эшли белми, ди. Моңа агалары әйтәләр, ди:

— Убыр-Таз, син тик торганчы киеккә тозак кор, — диделәр, ди.

Убыр-Таз тозак корды, ди. Корганның икенче көнендә барып караса, эләккән, ди, бер бик зур аю. Убыр-Таз аюны ычкындырып җибәрде дә, ди, өенә кайтып китте, ди. Өйгә кайткач, агалары моннан сораганнар, ди:

— Ни эләккән тозагыңа? — дип.

Убыр-Таз әйтте, ди:

— Попның кара сыеры эләккән, — диде, ди.

Иртәгесен Убыр-Таз тагын барган, ди, тозагын карарга,эләккән, ди, бик олы бүре. Убыр-Таз бүрене ычкындырып җибәргән дә, ди, өенә кайтып киткән, ди. Кайткач агалары:

— Тозагыңа ни эләккән, — дигәч, бу тагы:

— Попның кара танасы эләккән, — диде, ди.

Өченче көнне тагы барды, ди, Убыр-Таз тозагын карарга. Тозагына эләккән, ди, төлке. Бу төлкене ычкындырган да, ди, өенә кайткан, ди. Агалары моннан тагы:

— Ни эләккән? — дип сорадылар, ди.

Убыр-Таз әйтте, ди:

— Эләккән попның кызыл бозавы, — диде, ди.

Дүртенче көнне эләккән, ди, куян. Убыр-Таз барып аны да

ычкындырып кайтты, ди. Агалары:

— Ни эләккән? — дигәч:

— Попның ак көчеге эләккән, — диде, ди.

Ялан поп малы эләккән дигәч, агаларының моңа ачулары килде, ди.

— Моннан болай барсаң, эләккән нәрсәне өйгә алып кайт, — дип, кисәтеп җибәрделәр, ди.

Убыр-Таз өйгә кайткач, агалары сорадылар, ди:

—Ни эләккән тозагыңа? — дип.

Убыр-Таз әйтте, ди:

- Шүрәле эләккән иде, бик баетырмын дигәч, җибәрдем, иртәгә үземне кунакка чакырды, — дип.

Иртәгесен китте, ди, Убыр-Таз кунак булып. Барып җитүе белән шүрәле моны бик сыйлады, ди. Киткән чагында бер бик олы кап белән мал биреп җибәрде, ди, иртәгесен тагы чакырды, ди. Убыр-Таз өйгә кайткач, капны киштәгә куйды да, ди, үзе чыгып китте, ди. Үзе кайтканчы, җиңгәләре, кап эчендәге бар әйберне алып, җыеп куйдылар, ди. Убыр-Таз иртәгесен тагы барды, ди, шүрәлегә. Шүрәле моңа тагы бер, кап бирде, ди.

— Кайтып җиткәнче ачып карама, — дип әйтте, ди.

Убыр-Таз юлда ачып караган иде, ди, үзалдына тукмаклый торган тугыз тукмак сикерде дә, ди, Убыр-Тазны тукмаклый башлады, ди. Убыр-Таз: «Кап, ябыл!» — дип кычкырган иде, ди, тукмаклар капка кереп киттеләр дә, ди, кап ябылды, ди. Өйгә кайтып җиткәч, Убыр-Таз кабын ян сәкегә куйды да, ди, чыгып китте, ди.

Җиңгәләре ачып караганнар икән, тугыз тукмак чыгып, җиңгәләрен тукмакларга ябышты, ди. Әзрәк торгач, кайтты, ди, Убыр-Таз, болар Убыр-Тазга әйтәләр, ди:

— Тукмакларыңны тыйсаң, бар әйбереңне кире бирербез, — диделәр, ди.

Убыр-Таз: «Кап, ябыл!» — дип кычкырды, ди, тукмаклар бары да кереп беттеләр, ди, кап шап итеп ябылды, ди. Шуннан соң Убыр-Таз, агалары белән бергә, бик баеп тора башладылар, ди.

Для скачивания PDF-версии сказки нажмите 'Скачать'


Скачать
Понравилась сказка?

Поделись с друзьями: