татарская сказка

Өч сорау

караоке
звук

Initializing audio Loading audio…

Борын-борын Борын-борын заманда заманда бар бар иде, иде, ди, ди, ятим ятим генә генә үскән үскән бер бер егет. егет. Бу Бу егет егет ач ач иде, иде, тук тук иде, иде, яланбаш яланбаш иде, иде, ялангач ялангач иде. иде. Бар Бар иде, иде, ди, ди, бу бу егетнең егетнең ике ике өе, өе, аның аның берсе берсе кешенеке, кешенеке, икенчесе икенчесе күршенеке, күршенеке, ди, ди, ә ә өенең өенең миче миче галанский, галанский, өй өй түбәсе түбәсе са- са- ламский, ламский, салам салам белән белән мүкләгән, мүкләгән, мүк мүк белән белән терәткән терәткән иде, иде, ди, ди, аның аның өен. өен.

Көннәрдән Көннәрдән беркөнне беркөнне менә менә шушы шушы егет егет эш эш эзләргә эзләргә дип дип читкә читкә чыгып чыгып китә, китә, ди. ди. Көн Көн китә, китә, ди, ди, бу, бу, төн төн китә, китә, ди. ди. Шулай Шулай бара бара торгач, торгач, барып барып җитә, җитә, ди, ди, бу бу ашлык ашлык чәчеп чәчеп йөрүче йөрүче бер бер кеше кеше янына. янына. Егет Егет әйтә: әйтә:

Эшләрең Эшләрең уң уң булсын, булсын, уңышларың уңышларың мул мул булсын, булсын, абзый абзый кеше, кеше, ди. ди.

Шулай Шулай булсын, булсын, улым, улым, ди ди теге теге кеше. кеше. Ашлык Ашлык чәчүче чәчүче юлчы юлчы егеттән егеттән сораша сораша башлый: башлый: «Каян «Каян киләсең, киләсең, кай кай җирләргә җирләргә барасың?» барасың?» ди. ди. Егет: Егет:

Эш Эш эзләргә эзләргә чыктым, чыктым, абзый абзый кеше, кеше, ди. ди. Шуннан Шуннан соң соң ашлык ашлык чәчүче чәчүче кеше кеше әйтә: әйтә:

Ярар, Ярар, егет, егет, ди, ди, эш эш кешесенең кешесенең эштә, эштә, юл юл кешесенең кешесенең юлда юлда булуы булуы яхшы, яхшы, ди. ди. Уйлана-уйлана Уйлана-уйлана барсаң, барсаң, юлың юлың кыскарак кыскарак булыр, булыр, мин мин сиңа сиңа бер-ике бер-ике хикмәтле хикмәтле сүз сүз әйтим, әйтим, җавабын җавабын уйлап уйлап таба таба алсаң, алсаң, килеп килеп әйтерсең, әйтерсең, ди. ди.

Ярар, Ярар, абзый, абзый, ди ди теге теге егет, егет, әйтеп әйтеп кара, кара, ди. ди.

Теге Теге кеше, кеше, тубалын тубалын асып, асып, ашлык ашлык чәчәргә чәчәргә тотына. тотына. Уч Уч тутырып тутырып ашлык ашлык ала ала да да чәчеп чәчеп җибәрә: җибәрә:

Менә Менә бер бер тапкыр тапкыр чәчтем, чәчтем, бусы бусы бурычымны бурычымны түләргә түләргә булыр, булыр, ди. ди. Икенче Икенче мәртәбә мәртәбә сибеп сибеп җибәрә җибәрә дә: дә: Менә Менә монысы монысы бурычка бурычка биреп биреп торуым, торуым, ди. ди. Шуннан Шуннан өченче өченче тапкыр тапкыр чәчеп чәчеп җибәрә җибәрә дә: дә: Монысы Монысы кадерле кадерле кунакларым кунакларым өчен, өчен, ди. ди.

Егет Егет уйга уйга кала: кала: «Бу «Бу нәрсә нәрсә булыр булыр икән?» икән?» дип. дип.

Ярар, Ярар, абзый, абзый, ди ди егет, егет, син син миңа миңа бераз бераз гына гына уйларга уйларга бир, бир, ди. ди.

Уйла-уйла, Уйла-уйла, улым, улым, ди, ди, шулай шулай ди ди дә дә бу бу кеше кеше ашлыгын ашлыгын чәчеп чәчеп китә. китә. Озак Озак та та үтми, үтми, әйләнеп әйләнеп килеп килеп җитә җитә бу бу теге теге егет егет янына. янына.

Я, Я, нихәл, нихәл, улым, улым, ди, ди, берәр берәр нәрсә нәрсә чыгамы? чыгамы? ди. ди.

Абзый Абзый кеше, кеше, ди ди теге теге егет, егет, синең синең соң соң әти-әниләрең әти-әниләрең бармы? бармы? ди. ди.

Бар,—ди Бар,—ди теге. теге.

Син Син яшь яшь вакытта вакытта алар алар сине сине тәрбияләгәндер тәрбияләгәндер бит? бит? ди. ди.

Тәрбияләделәр, Тәрбияләделәр, ди. ди.

Алайса, Алайса, беренче беренче чәчкәнең чәчкәнең аларны аларны тәрбияләү тәрбияләү өчен өчен булды. булды.

Дөрес Дөрес әйтәсең, әйтәсең, улым, улым, беренчесен беренчесен шулай шулай бурычымны бурычымны түләр түләр өчен өчен чәчтем. чәчтем.

Синең Синең ир ир балаларың балаларың бармы? бармы? ди ди егет. егет.

Бар, Бар, ди ди теге теге кеше. кеше.

Алай Алай булгач, булгач, икенче икенче тапкыр тапкыр чәчкәнең чәчкәнең чыннан чыннан да да бурычка бурычка биреп биреп тору тору була, була, хәзергә хәзергә син син балаларыңны балаларыңны тәрбиялисең, тәрбиялисең, ашатасың-эчертәсең, ашатасың-эчертәсең, алар алар сиңа сиңа бурычлы бурычлы булып булып калалар, калалар, ди. ди.

Бусын Бусын да да бик бик дөрес дөрес әйттең, әйттең, ди ди теге теге кеше. кеше.

Синең Синең кызларың кызларың бармы? бармы? ди. ди.

Бар, Бар, ди ди ашлык ашлык чәчүче. чәчүче.

Алар Алар синең синең кадерле кадерле кунакларың кунакларың кебек кебек кенә кенә бит, бит, үсеп үсеп җитү җитү белән, белән, синнән синнән китәләр китәләр бит бит алар, алар, ди. ди. Өченче Өченче тапкыр тапкыр чәчкәнең чәчкәнең әнә әнә шул шул кадерле кадерле кунакларың кунакларың өчен өчен булды, булды, ди. ди.

Бик Бик дөрес дөрес әйтәсең, әйтәсең, тапкыр тапкыр егет егет икәнсең, икәнсең, ди ди ашлык ашлык чәчүче чәчүче кеше, кеше, егетне егетне бик бик мактады. мактады.

Борын-борын заманда бар иде, ди, ятим генә үскән бер егет. Бу егет ач иде, тук иде, яланбаш иде, ялангач иде. Бар иде, ди, бу егетнең ике өе, аның берсе кешенеке, икенчесе күршенеке, ди, ә өенең миче галанский, өй түбәсе са- ламский, салам белән мүкләгән, мүк белән терәткән иде, ди, аның өен.

Көннәрдән беркөнне менә шушы егет эш эзләргә дип читкә чыгып китә, ди. Көн китә, ди, бу, төн китә, ди. Шулай бара торгач, барып җитә, ди, бу ашлык чәчеп йөрүче бер кеше янына. Егет әйтә:

— Эшләрең уң булсын, уңышларың мул булсын, абзый кеше, — ди.

— Шулай булсын, улым, — ди теге кеше. Ашлык чәчүче юлчы егеттән сораша башлый: «Каян киләсең, кай җирләргә барасың?» — ди. Егет:

— Эш эзләргә чыктым, абзый кеше, — ди. Шуннан соң ашлык чәчүче кеше әйтә:

— Ярар, егет, ди, эш кешесенең эштә, юл кешесенең юлда булуы яхшы, ди. Уйлана-уйлана барсаң, юлың кыскарак булыр, мин сиңа бер-ике хикмәтле сүз әйтим, җавабын уйлап таба алсаң, килеп әйтерсең, — ди.

— Ярар, абзый, — ди теге егет, — әйтеп кара,—ди.

Теге кеше, тубалын асып, ашлык чәчәргә тотына. Уч тутырып ашлык ала да чәчеп җибәрә:

— Менә бер тапкыр чәчтем, бусы бурычымны түләргә булыр, — ди. Икенче мәртәбә сибеп җибәрә дә: — Менә монысы бурычка биреп торуым, — ди. Шуннан өченче тапкыр чәчеп җибәрә дә: — Монысы кадерле кунакларым өчен,— ди.

Егет уйга кала: «Бу нәрсә булыр икән?» — дип.

— Ярар, абзый, — ди егет, — син миңа бераз гына уйларга бир, — ди.

— Уйла-уйла, улым, — ди, шулай ди дә бу кеше ашлыгын чәчеп китә. Озак та үтми, әйләнеп килеп җитә бу теге егет янына.

— Я, нихәл, улым, ди, берәр нәрсә чыгамы? — ди.

— Абзый кеше, — ди теге егет, — синең соң әти-әниләрең бармы? — ди.

— Бар,—ди теге.

— Син яшь вакытта алар сине тәрбияләгәндер бит? — ди.

— Тәрбияләделәр, — ди.

— Алайса, беренче чәчкәнең аларны тәрбияләү өчен булды.

— Дөрес әйтәсең, улым, беренчесен шулай бурычымны түләр өчен чәчтем.

— Синең ир балаларың бармы? — ди егет.

— Бар, — ди теге кеше.

— Алай булгач, икенче тапкыр чәчкәнең чыннан да бурычка биреп тору була, хәзергә син балаларыңны тәрбиялисең, ашатасың-эчертәсең, алар сиңа бурычлы булып калалар, — ди.

— Бусын да бик дөрес әйттең,— ди теге кеше.

— Синең кызларың бармы? — ди.

— Бар, — ди ашлык чәчүче.

— Алар синең кадерле кунакларың кебек кенә бит, үсеп җитү белән, синнән китәләр бит алар, ди. Өченче тапкыр чәчкәнең әнә шул кадерле кунакларың өчен булды,—ди.

— Бик дөрес әйтәсең, тапкыр егет икәнсең, — ди ашлык чәчүче кеше, егетне бик мактады.

Для скачивания PDF-версии сказки нажмите 'Скачать'


Скачать
Понравилась сказка?

Поделись с друзьями: