татарская сказка

Кәҗә белән сарык

караоке
звук

Initializing audio Loading audio…

Булган, Булган, ди, ди, бер бер әби әби белән белән бабай. бабай. Аларның Аларның бер бер дә дә маллары маллары булмаган, булмаган, тик тик ике ике мең мең тәңкә тәңкә акчалары акчалары гына гына бар бар икән, икән, ди. ди. Әби Әби бабайга бабайга әйткән: әйткән: «Бу «Бу акчага акчага мал мал алыйк», алыйк», дип. дип. Аннары Аннары бабай бабай акчаны акчаны алып алып бер бер авылга авылга киткән. киткән. Анда Анда барып барып бер бер тәрәзәдән тәрәзәдән сораган: сораган:

Сездә Сездә сатлык сатлык мал мал юкмы? юкмы? дип. дип.

Бар, Бар, дигәннәр дигәннәр аңар. аңар.

Нинди Нинди мал? мал? дигән. дигән.

Кәҗә Кәҗә тәкәсе, тәкәсе, дигәннәр. дигәннәр.

Бабай Бабай бер бер мең мең тәңкәгә тәңкәгә кәҗә кәҗә тәкәсе тәкәсе алган. алган. Аннары Аннары икенче икенче өйгә өйгә барып барып сораган: сораган:

Сатлык Сатлык мал мал юкмы? юкмы? дип. дип.

Бар, Бар, дигәннәр. дигәннәр.

Нинди Нинди мал? мал? дигән. дигән.

Сарык Сарык тәкәсе, тәкәсе, дигәннәр. дигәннәр.

Бабай Бабай тагын тагын бер бер мең мең тәңкәгә тәңкәгә бер бер сарык сарык тәкәсе тәкәсе алгач, алгач, кайтып кайтып киткән. киткән.

Әби, Әби, алар алар кайтканчы кайтканчы бер бер капчык капчык тегеп, тегеп, солы солы тутырып тутырып куйган, куйган, ди. ди. Бабай Бабай кайткач, кайткач, әби әби әйткән, әйткән, ди: ди: «Без «Без малларны малларны языклы языклы булып булып асрамыйк, асрамыйк, чыгарып чыгарып җибәрик, җибәрик, үзләре үзләре шунда шунда йөрер», йөрер», дигән, дигән, ди. ди.

Кәҗә Кәҗә тәкәсе тәкәсе белән белән сарык сарык тәкәсен тәкәсен чыгарып чыгарып җибәргәннәр, җибәргәннәр, ди, ди, болар. болар. Әзрәк Әзрәк баргач, баргач, кәҗә кәҗә тәкәсе тәкәсе әйткән, әйткән, ди: ди: «Әби «Әби безгә безгә капчык капчык теккән теккән ие, ие, бар бар алып алып кил», кил», дип. дип. Сарык Сарык тәкәсе тәкәсе алып алып килгән, килгән, ди. ди.

Юлда Юлда барганда барганда бер бер бүре бүре башы башы табып табып капчыкка капчыкка салганнар. салганнар. Бара Бара торгач, торгач, болар болар ут ут күргәннәр. күргәннәр. Ул Ул ут ут катында катында җиде җиде бүре бүре утыра, утыра, ди. ди. Берсе Берсе думбыра думбыра уйный, уйный, ди, ди, бүтәннәре бүтәннәре бии, бии, ди. ди. Бүреләр, Бүреләр, боларны боларны күргәч, күргәч, бигрәк бигрәк тә тә биешә биешә башлаганнар, башлаганнар, ди: ди: «Ит «Ит килде, килде, ит ит килде», килде», дип дип кычкырып. кычкырып. Кәҗә Кәҗә тәкәсе тәкәсе сарык сарык тәкәсенә тәкәсенә әйткән, әйткән, ди: ди: «Бар, «Бар, капчыктан капчыктан бүре бүре башын башын алып алып кил, кил, яшен яшен алып алып килмә, килмә, картын картын алып алып кил, кил, яшен яшен утсыз утсыз җирдә җирдә дә дә ашарбыз», ашарбыз», дигән, дигән, ди. ди. Сарык Сарык тәкәсе тәкәсе бүре бүре башын башын алып алып килгән, килгән, ди. ди. Кәҗә Кәҗә әйткән: әйткән: «Менә «Менә бу бу җиде җиде бүрене бүрене дә дә ашарбыз», ашарбыз», дип. дип. Бүреләр, Бүреләр, бу бу сүзләрне сүзләрне ишеткәч, ишеткәч, биюләреннән биюләреннән туктаганнар туктаганнар да да калтырашып калтырашып торалар, торалар, ди. ди.

Кәҗә Кәҗә бүреләргә: бүреләргә: «Бер «Бер җиргә җиргә дә дә китмәгез», китмәгез», дип дип әйткән, әйткән, ди. ди. Бер Бер бүре бүре килеп килеп кәҗәгә кәҗәгә әйтә, әйтә, ди: ди: «Мине «Мине утын утын җыеп җыеп килергә килергә генә генә җибәрче», җибәрче», дип. дип. Кәҗә Кәҗә җибәргән. җибәргән. Бүреләр Бүреләр шулай шулай кайсы кайсы утынга, утынга, кайсы кайсы суга суга барыйм барыйм дип, дип, качып качып беткәннәр, беткәннәр, ди. ди. Кәҗә Кәҗә тәкәсе тәкәсе белән белән сарык сарык тәкәсе тәкәсе дә дә киткәннәр, киткәннәр, ди. ди.

Бүреләр Бүреләр бер бер җиргә җиргә барып барып җитеп җитеп торалар торалар икән, икән, яннарына яннарына бер бер аю аю килгән, килгән, ди. ди.

Нишләп Нишләп торасыз? торасыз? дигән дигән аю. аю.

Бүреләр: Бүреләр:

Без Без бик бик куркып куркып торабыз, торабыз, безне безне кәҗә кәҗә тәкәсе тәкәсе белән белән сарык сарык тәкәсе тәкәсе ашый ашый яздылар, яздылар, дигәннәр. дигәннәр.

Аю: Аю:

Әйдәгез Әйдәгез барыйк, барыйк, кайда кайда алар? алар? дигән. дигән.

Бүреләр: Бүреләр:

Без Без бармыйбыз, бармыйбыз, куркабыз, куркабыз, дигәннәр. дигәннәр.

Аю Аю бүреләрне бүреләрне алып алып киткән. киткән. Болар Болар кәҗә кәҗә белән белән сарыкның сарыкның эзенә эзенә барып барып төшкәннәр. төшкәннәр. Кәҗә Кәҗә белән белән сарык, сарык, боларны боларны күргәч, күргәч, агач агач башына башына менеп менеп киткәннәр. киткәннәр. Аю Аю белән белән бүреләр бүреләр болар болар менгән менгән агач агач төбенә төбенә барып барып җиткәч, җиткәч, эзне эзне җуйганнар. җуйганнар.

Аю Аю бүреләргә бүреләргә әйткән: әйткән: «Сез «Сез утырыгыз, утырыгыз, мин мин ногыт ногыт карыйм», карыйм», дигән. дигән. Бүреләр Бүреләр тезелешеп тезелешеп утырганнар, утырганнар, аю аю урталарына урталарына кереп кереп утырган утырган да да ногыт ногыт карый карый башлаган. башлаган.

Сарык Сарык тәкәсе тәкәсе кәҗәгә кәҗәгә әйтә әйтә икән: икән: «Кәҗә «Кәҗә дус! дус! Мин Мин егылып егылып тешәм», тешәм», дип. дип. Шул Шул арада арада тәкә тәкә егылып егылып та та төшкән. төшкән. Кәҗә Кәҗә агач агач башыннан башыннан кычкыра, кычкыра, ди: ди: «Ногыт «Ногыт караучысын караучысын тот, тот, ногыт ногыт караучысын караучысын тот», тот», дип. дип. Аю Аю сикерә‑сикерә сикерә-сикерә чаба, чаба, ди, ди, кәҗә кәҗә һаман һаман кычкыра, кычкыра, ди, ди, тот тот дип. дип.

Булган, ди, бер әби белән бабай. Аларның бер дә маллары булмаган, тик ике мең тәңкә акчалары гына бар икән, ди. Әби бабайга әйткән: «Бу акчага мал алыйк», — дип. Аннары бабай акчаны алып бер авылга киткән. Анда барып бер тәрәзәдән сораган:

Сездә сатлык мал юкмы? — дип.

Бар, — дигәннәр аңар.

Нинди мал? — дигән.

Кәҗә тәкәсе, — дигәннәр.

Бабай бер мең тәңкәгә кәҗә тәкәсе алган. Аннары икенче өйгә барып сораган:

Сатлык мал юкмы? — дип.

Бар, — дигәннәр.

Нинди мал? — дигән.

Сарык тәкәсе, — дигәннәр.

Бабай тагын бер мең тәңкәгә бер сарык тәкәсе алгач, кайтып киткән.

Әби, алар кайтканчы бер капчык тегеп, солы тутырып куйган, ди. Бабай кайткач, әби әйткән, ди: «Без малларны языклы булып асрамыйк, чыгарып җибәрик, үзләре шунда йөрер», — дигән, ди.

Кәҗә тәкәсе белән сарык тәкәсен чыгарып җибәргәннәр, ди, болар. Әзрәк баргач, кәҗә тәкәсе әйткән, ди: «Әби безгә капчык теккән ие, бар алып кил», — дип. Сарык тәкәсе алып килгән, ди.

Юлда барганда бер бүре башы табып капчыкка салганнар. Бара торгач, болар ут күргәннәр. Ул ут катында җиде бүре утыра, ди. Берсе думбыра уйный, ди, бүтәннәре бии, ди. Бүреләр, боларны күргәч, бигрәк тә биешә башлаганнар, ди: «Ит килде, ит килде», — дип кычкырып. Кәҗә тәкәсе сарык тәкәсенә әйткән, ди: «Бар, капчыктан бүре башын алып кил, яшен алып килмә, картын алып кил, яшен утсыз җирдә дә ашарбыз», — дигән, ди. Сарык тәкәсе бүре башын алып килгән, ди. Кәҗә әйткән: «Менә бу җиде бүрене дә ашарбыз», — дип. Бүреләр, бу сүзләрне ишеткәч, биюләреннән туктаганнар да калтырашып торалар, ди.

Кәҗә бүреләргә: «Бер җиргә дә китмәгез», — дип әйткән, ди. Бер бүре килеп кәҗәгә әйтә, ди: «Мине утын җыеп килергә генә җибәрче», — дип. Кәҗә җибәргән. Бүреләр шулай кайсы утынга, кайсы суга барыйм дип, качып беткәннәр, ди. Кәҗә тәкәсе белән сарык тәкәсе дә киткәннәр, ди.

Бүреләр бер җиргә барып җитеп торалар икән, яннарына бер аю килгән, ди.

Нишләп торасыз? — дигән аю.

Бүреләр:

Без бик куркып торабыз, безне кәҗә тәкәсе белән сарык тәкәсе ашый яздылар, — дигәннәр.

Аю:

Әйдәгез барыйк, кайда алар? — дигән.

Бүреләр:

Без бармыйбыз, куркабыз, — дигәннәр.

Аю бүреләрне алып киткән. Болар кәҗә белән сарыкның эзенә барып төшкәннәр. Кәҗә белән сарык, боларны күргәч, агач башына менеп киткәннәр. Аю белән бүреләр болар менгән агач төбенә барып җиткәч, эзне җуйганнар.

Аю бүреләргә әйткән: «Сез утырыгыз, мин ногыт карыйм»,— дигән. Бүреләр тезелешеп утырганнар, аю урталарына кереп утырган да ногыт карый башлаган.

Сарык тәкәсе кәҗәгә әйтә икән: «Кәҗә дус! Мин егылып тешәм», — дип. Шул арада тәкә егылып та төшкән. Кәҗә агач башыннан кычкыра, ди: «Ногыт караучысын тот, ногыт караучысын тот», — дип. Аю сикерә-сикерә чаба, ди, кәҗә һаман кычкыра, ди, тот дип.

Для скачивания PDF-версии сказки нажмите 'Скачать'


Скачать
Понравилась сказка?

Поделись с друзьями: