татарская сказка

Камыр батыр

караоке
звук

Initializing audio Loading audio…

Борын‑борын Борын-борын заманда, заманда, кәҗә кәҗә команда, команда, әби‑бабай әби-бабай тумас тумас борын, борын, әти әти белән белән икәү икәү генә генә торган торган чагында, чагында, бар бар иде, иде, ди, ди, бер бер карт карт белән белән карчык. карчык. Аларның Аларның балалары балалары юк юк иде, иде, шуңар шуңар кайгылары кайгылары бик бик зур зур иде, иде, ди. ди.

Бер Бер заман заман болар болар исәпләделәр, исәпләделәр, уйладылар уйладылар да да камырдан камырдан бер бер бала бала сыны сыны ясап ясап куйдылар, куйдылар, ди. ди. Әби Әби чыгып чыгып китте китте сыер сыер саварга, саварга, бабай бабай чыгып чыгып китте, китте, ди, ди, утын утын ярырга. ярырга.

Керсәләр, Керсәләр, исләре исләре китте, китте, акыллары акыллары таралды: таралды: камыр камыр сыны, сыны, малай малай булып, булып, кәжә кәжә бәтиләре бәтиләре белән белән чабышып чабышып уйнап уйнап йөри, йөри, ди. ди.

Камыр Камыр малай малай төн төн үсә, үсә, көн көн үсә, үсә, ай ай үсәсен үсәсен көн көн үсә, үсә, ел ел үсәсен үсәсен ай ай үсә, үсә, ди. ди. Бабай Бабай ясап ясап бирде, бирде, ди, ди, моңа моңа шартаяк. шартаяк. Малай Малай бер бер таянган таянган иде, иде, ди, ди, шартаяк шартаяк шарт шарт итеп итеп сынды, сынды, ди. ди. Төшеп Төшеп китте, китте, ди, ди, бабай бабай тимерчегә, тимерчегә, ясатты, ясатты, ди, ди, моңа моңа тимер тимер шартаяк. шартаяк. Малай Малай беркөнне беркөнне урамга урамга чыга чыга бер бер малайның малайның аягын аягын сындырып сындырып керә. керә. Икенче Икенче көнне көнне чыга чыга икенче икенче малайның малайның муенын муенын сындырып сындырып керә, керә, ди. ди.

Шуннан Шуннан соң соң авыл авыл халкы халкы җыелып җыелып бабайга бабайга әйтәләр: әйтәләр:

Малаең Малаең малай малай төсле төсле түгел, түгел, балаларны балаларны имгәтеп имгәтеп бетерә, бетерә, теләсәң теләсәң кая кая куй! куй! диләр. диләр.

Чыгып Чыгып китә, китә, ди, ди, малай малай дөнья дөнья гизәргә. гизәргә. Ай Ай китә, китә, ел ел китә, китә, бер бер саплам саплам җир җир китә. китә. Барып Барып керә, керә, ди, ди, бу бу бер бер карурманга. карурманга. Очрый Очрый моңа моңа аягын аягын тышаулаган тышаулаган бер бер кеше. кеше.

Камыр Камыр батыр батыр сорый сорый моннан: моннан:

Нишләп Нишләп тышауладың тышауладың бу бу аягыңны? аягыңны? ди. ди.

Теге Теге кеше кеше әйтә: әйтә:

Миңа Миңа болай болай да да таманга таманга килә килә әле, әле, аягымны аягымны ычкындырсам, ычкындырсам, мин мин күккә күккә очам, очам, минем минем арттан арттан кош‑корт кош-корт та та очып очып җитә җитә алмый, алмый, ди. ди.

Камыр Камыр батыр батыр моны моны үзе үзе белән белән ияртеп ияртеп китә. китә.

Баралар‑баралар, Баралар-баралар, бара бара торгач, торгач, очрый очрый боларга боларга борын борын тишеген тишеген бармагы бармагы белән белән кысып кысып утырган утырган бер бер кеше. кеше.

Камыр Камыр батыр батыр сорый сорый моннан: моннан:

Нишләп Нишләп болай болай борын борын тишегеңне тишегеңне кысып кысып утырасың? утырасың? ди. ди.

Теге Теге кеше кеше әйтә: әйтә:

Миңа Миңа болай болай да да таманга таманга килә килә әле, әле, ди. ди. Югыйсә Югыйсә дөньяда дөньяда зилзилә зилзилә куба, куба, бер бер борын борын тишегем тишегем белән белән өрдереп өрдереп тә тә биш биш ташлы ташлы тегермән тегермән әйләндерәм әйләндерәм мин, мин, ди. ди.

Камыр Камыр батыр батыр моны моны да да үзе үзе белән белән ияртеп ияртеп китә. китә.

Баралар‑баралар, Баралар-баралар, ди, ди, болар. болар. Очрый, Очрый, ди, ди, боларга боларга эшләпәсен эшләпәсен кырын кырын салган салган ак ак сакаллы сакаллы бер бер бабай: бабай:

Камыр Камыр батыр батыр сорый сорый моннан: моннан:

Нишләп Нишләп болай болай эшләпәңне эшләпәңне кырын кырын гына гына салдың? салдың? ди. ди.

Теге Теге бабай бабай әйтә: әйтә:

Миңа Миңа болай болай да да таманга таманга килә килә әле, әле, ди. ди. Мин Мин эшләпәмне эшләпәмне туры туры кисәм, кисәм, күз күз ачмаслык ачмаслык буран буран чыга, чыга, басып басып кисәм, кисәм, җир җир йөзенә йөзенә ике ике илле илле боз боз ката, ката, ди. ди.

Камыр Камыр батыр батыр монысын монысын да да үзе үзе белән белән ияртеп ияртеп китә. китә.

Баралар‑баралар Баралар-баралар болар. болар. Очрый, Очрый, ди, ди, боларга боларга ук ук төзәп төзәп торучы торучы тагын тагын бер бер кеше. кеше.

Камыр Камыр батыр батыр сорый сорый моннан: моннан:

Нәрсә Нәрсә атасың атасың син син болай? болай? ди. ди.

Ук Ук төзәп төзәп торучы торучы әйтә: әйтә:

Ә‑ә‑нә Ә-ә-нә күрәсеңме, күрәсеңме, теге теге тауның тауның кабыргасында, кабыргасында, моннан моннан алтмыш алтмыш чакрым чакрым җирдә җирдә бер бер чебен чебен утыра. утыра. Шул Шул чебеннең чебеннең сул сул күзен күзен атып атып чыгарам, чыгарам, ди. ди.

Камыр Камыр батыр батыр моны моны да да үзе үзе белән белән ияртеп ияртеп китә. китә.

Тагын Тагын китәләр. китәләр. Беравык Беравык баргач, баргач, очрый очрый боларга боларга туфрак туфрак белән белән уйнап уйнап утырган утырган сакаллы сакаллы бер бер кеше. кеше.

Камыр Камыр батыр батыр сорый сорый моннан: моннан:

Нишләп Нишләп болай болай уйныйсың? уйныйсың? ди. ди.

Сакаллы Сакаллы кеше кеше әйтә: әйтә:

Бу Бу яктан яктан сугам сугам бу бу якка якка тау тау өям, өям, бу бу яктан яктан сугам сугам бу бу якка якка тау тау өям, өям, ди. ди.

Камыр Камыр батыр батыр монысын монысын да да үзе үзе белән белән ияртеп ияртеп китә. китә.

Барып Барып җитәләр җитәләр болар болар бер бер байга, байга, сорыйлар сорыйлар моның моның кызын. кызын. Бай Бай бик бик кире кире була, була, төрле төрле хәйләләр хәйләләр кора. кора.

Минем Минем кызым кызым бай бай кызы, кызы, ди, ди, патша патша кызыннан кызыннан ким ким түгел, түгел, синдәйләргә синдәйләргә тиң тиң түгел, түгел, ди. ди. Әйдә, Әйдә, миннән миннән булсын булсын яхшылык, яхшылык, ди, ди, йөгерешчемне йөгерешчемне узсаң, узсаң, бирсәм бирсәм бирермен бирермен инде, инде, ди. ди.

Китәләр Китәләр йөгерешкә. йөгерешкә. Аягын Аягын тышаулаган тышаулаган егет егет алтмыш алтмыш чакрым чакрым җирне җирне бер‑ике бер-ике сикерүдә сикерүдә барып барып җитә җитә дә, дә, бай бай йөгерешчесе йөгерешчесе килеп килеп җиткәнче җиткәнче дип, дип, тау тау өстендә өстендә йоклап йоклап китә. китә. Байның Байның йөгерешчесе йөгерешчесе йөгереп йөгереп мәйданга мәйданга якынлашып якынлашып килгәндә килгәндә теге теге һаман һаман йоклаган йоклаган була. була.

Камыр Камыр батыр батыр әйтә: әйтә:

Ай‑Һай, Ай-Һай, ди, ди, бай бай малае малае җиңә җиңә бит, бит, ди. ди. Ат Ат әле әле тегеңәр, тегеңәр, ди. ди.

Алтмыш Алтмыш чакрымнан чакрымнан чебеннең чебеннең сыңар сыңар күзен күзен атып атып алучы алучы кеше кеше атып атып җибәрә, җибәрә, йөгерешченең йөгерешченең колак колак яфрагын яфрагын чеметтереп чеметтереп ала. ала. Йөгерешче Йөгерешче уянып уянып китә китә дә дә мәйданга мәйданга бай бай йөгерешчесеннән йөгерешчесеннән алда алда килеп килеп җитә. җитә.

Хәзер Хәзер бай бай алай алай итә, итә, болай болай итә, итә, боларны боларны алдап алдап чуен чуен мунчага мунчага яба. яба. Әрдәнә‑әрдәнә Әрдәнә-әрдәнә утын утын өйдерә, өйдерә, ут ут төртә, төртә, боларны боларны яндырып яндырып үтермәкче үтермәкче була. була. Болар Болар мунча мунча эчендә эчендә пешә пешә башлыйлар. башлыйлар. Камыр Камыр батыр батыр бабайның бабайның эшләпәсен эшләпәсен туры туры кидерә кидерә мунча мунча эчендә эчендә күз күз ачмаслык ачмаслык буран буран кузгала. кузгала. Алай Алай да да пешә пешә башлыйлар, башлыйлар, ди. ди. Камыр Камыр батыр батыр бабайның бабайның эшләпәсен эшләпәсен бастырып бастырып кидертә кидертә мунча мунча стенасына стенасына ике ике илле илле боз боз ката. ката.

Икенче Икенче көнне көнне бай бай мунча мунча ишеген ишеген ачып ачып җибәрсә, җибәрсә, ботын ботын чабып чабып шакката: шакката: барысы барысы да да исән. исән.

Камыр Камыр батыр батыр әйтә әйтә бу бу байга: байга:

Башымны Башымны катырма катырма инде, инде, ди. ди. Алыштанмы, Алыштанмы, салыштанмы? салыштанмы? ди. ди.

Алыштан Алыштан да да булыр, булыр, ди, ди, бай бай әйтә, әйтә, салыштан салыштан да да булыр, булыр, ди. ди. Минем Минем сиңа сиңа бирә бирә торган торган кызым кызым юк, юк, көчең көчең җитсә җитсә алырсың, алырсың, ди. ди.

Китте Китте алыш, алыш, китте китте егып егып салыш. салыш. Шундый Шундый алыштылар, алыштылар, шундый шундый салыштылар, салыштылар, ди: ди: тигез тигез җирләр җирләр түмгәк түмгәк булды, булды, түмгәк түмгәк җирләр җирләр тигезләнде, тигезләнде, ди. ди. Көн Көн сугыштылар, сугыштылар, төн төн сугыштылар, сугыштылар, кич кич сугыштылар, сугыштылар, бик бик озак озак сугыштылар, сугыштылар, ди. ди. Бер Бер борын борын тишеге тишеге белән белән өрдереп өрдереп биш биш ташлы ташлы тегермән тегермән тарттыручы тарттыручы кеше кеше борын борын тишеген тишеген сызгырттырып сызгырттырып җибәрә җибәрә байның байның егерме егерме кешесе кешесе очып очып китә. китә. Туфрак Туфрак белән белән уйнаучы уйнаучы бер бер яктан яктан сугып сугып җибәрә җибәрә утыз утыз кеше кеше күмелә, күмелә, икенче икенче яктан яктан сугып сугып җибәрә җибәрә кырык кырык кеше кеше күмелә, күмелә, ди. ди. Камыр Камыр батыр батыр күсәге күсәге белән белән бер бер селтәнә, селтәнә, әллә әллә нихәтле нихәтле кеше кеше кырылып кырылып бетә. бетә.

Бай Бай түзә түзә алмаган, алмаган, кызын кызын бирергә бирергә булган, булган, ди. ди. Кызны Кызны Камыр Камыр батырга батырга биргәннән биргәннән соң, соң, утыз утыз көн көн уен уен итеп, итеп, кырык кырык көн көн туен туен итеп, итеп, тумаган тумаган ала ала биянең биянең итен итен пешереп, пешереп, бик бик каты каты сыйлаганнар, сыйлаганнар, ди. ди. Туйларында Туйларында мин мин дә дә булдым, булдым, аш‑суның аш-суның чиге чиге юк, юк, бәлешләренең бәлешләренең төбе төбе юк, юк, мичкә‑мичкә мичкә-мичкә бал бал куйганнар, куйганнар, үзләре үзләре чүмеч чүмеч белән белән чумыралар, чумыралар, миңа миңа сабы сабы белән белән эләкте. эләкте.

Борын-борын заманда, кәҗә команда, әби-бабай тумас борын, әти белән икәү генә торган чагында, бар иде, ди, бер карт белән карчык. Аларның балалары юк иде, шуңар кайгылары бик зур иде, ди.

Бер заман болар исәпләделәр, уйладылар да камырдан бер бала сыны ясап куйдылар, ди. Әби чыгып китте сыер саварга, бабай чыгып китте, ди, утын ярырга.

Керсәләр, исләре китте, акыллары таралды: камыр сыны, малай булып,кәжә бәтиләре белән чабышып уйнап йөри, ди.

Камыр малай төн үсә, көнүсә, ай үсәсен көн үсә, ел үсәсен ай үсә, ди. Бабай ясап бирде, ди, моңа шартаяк. Малай бер таянган иде, ди, шартаяк шартитеп сынды, ди. Төшеп китте, ди, бабай тимерчегә, ясатты, ди, моңа тимер шартаяк. Малай беркөнне урамга чыга — бер малайның аягын сындырып керә. Икенче көнне чыга — икенче малайның муенын сындырып керә, ди.

Шуннан соң авыл халкы җыелып бабайга әйтәләр:

— Малаең малай төсле түгел, балаларны имгәтеп бетерә, теләсәң кая куй! — диләр.

Чыгып китә, ди, малай дөнья гизәргә. Ай китә, ел китә, бер саплам җир китә. Барып керә, ди, бу бер карурманга. Очрый моңа аягын тышаулаган бер кеше.

Камыр батыр сорый моннан:

— Нишләп тышауладың бу аягыңны? — ди.

Теге кеше әйтә:

— Миңа болай да таманга килә әле, аягымны ычкындырсам, мин күккә очам, минем арттан кош-корт та очып җитә алмый, — ди.

Камыр батыр моны үзе белән ияртеп китә.

Баралар-баралар, бара торгач, очрый боларга борын тишеген бармагы белән кысып утырган бер кеше.

Камыр батыр сорый моннан:

— Нишләп болай борын тишегеңне кысып утырасың? — ди.

Теге кеше әйтә:

— Миңа болай да таманга килә әле, ди. Югыйсә дөньяда зилзилә куба, бер борын тишегем белән өрдереп тә биш ташлы тегермән әйләндерәм мин, — ди.

Камыр батыр моны да үзе белән ияртеп китә.

Баралар-баралар, ди, болар. Очрый, ди, боларга эшләпәсен кырын салган ак сакаллы бер бабай:

Камыр батыр сорый моннан:

— Нишләп болай эшләпәңне кырын гына салдың? — ди.

Теге бабай әйтә:

— Миңа болай да таманга килә әле, ди. Мин эшләпәмне туры кисәм, күз ачмаслык буран чыга, басып кисәм, җир йөзенә ике илле боз ката, — ди.

Камыр батыр монысын да үзе белән ияртеп китә.

Баралар-баралар болар. Очрый, ди, боларга ук төзәп торучы тагын бер кеше.

Камыр батыр сорый моннан:

— Нәрсә атасың син болай? — ди.

Ук төзәп торучы әйтә:

— Ә-ә-нә күрәсеңме, теге тауның кабыргасында, моннан алтмыш чакрым җирдә бер чебен утыра. Шул чебеннең сул күзен атып чыгарам, — ди.

Камыр батыр моны да үзе белән ияртеп китә.

Тагын китәләр. Беравык баргач, очрый боларга туфрак белән уйнап утырган сакаллы бер кеше.

Камыр батыр сорый моннан:

— Нишләп болай уйныйсың? — ди.

Сакаллы кеше әйтә:

— Бу яктан сугам — бу якка тау өям, бу яктан сугам — бу якка тау өям, — ди.

Камыр батыр монысын да үзе белән ияртеп китә.

Барып җитәләр болар бер байга, сорыйлар моның кызын. Бай бик кире була, төрле хәйләләр кора.

— Минем кызым — бай кызы, ди, патша кызыннан ким түгел, синдәйләргә тиң түгел, ди. Әйдә, миннән булсын яхшылык, ди, йөгерешчемне узсаң, бирсәм бирермен инде, — ди.

Китәләр йөгерешкә. Аягын тышаулаган егет алтмыш чакрым җирне бер-ике сикерүдә барып җитә дә, бай йөгерешчесе килеп җиткәнче дип, тау өстендә йоклап китә. Байның йөгерешчесе йөгереп мәйданга якынлашып килгәндә теге һаман йоклаган була.

Камыр батыр әйтә:

— Ай-Һай, ди, бай малае җиңә бит, ди. Ат әле тегеңәр, — ди.

Алтмыш чакрымнан чебеннең сыңар күзен атып алучы кеше атып җибәрә, йөгерешченең колак яфрагын чеметтереп ала. Йөгерешче уянып китә дә мәйданга бай йөгерешчесеннән алда килеп җитә.

Хәзер бай алай итә, болай итә, боларны алдап чуен мунчага яба. Әрдәнә-әрдәнә утын өйдерә, ут төртә, боларны яндырып үтермәкче була. Болар мунча эчендә пешә башлыйлар. Камыр батыр бабайның эшләпәсен туры кидерә — мунча эчендә күз ачмаслык буран кузгала. Алай да пешә башлыйлар, ди. Камыр батыр бабайның эшләпәсен бастырып кидертә — мунча стенасына ике илле боз ката.

Икенче көнне бай мунча ишеген ачып җибәрсә, ботын чабып шакката: барысы да исән.

Камыр батыр әйтә бу байга:

— Башымны катырма инде, ди. Алыштанмы, салыштанмы? — ди.

— Алыштан да булыр, — ди, бай әйтә, — салыштан да булыр, ди.—Минем сиңа бирә торган кызым юк, көчең җитсә алырсың, — ди.

Китте алыш, китте егып салыш. Шундый алыштылар, шундый салыштылар, ди: тигез җирләр түмгәк булды, түмгәк җирләр тигезләнде, ди. Көн сугыштылар, төн сугыштылар, кич сугыштылар, бик озак сугыштылар, ди. Бер борын тишеге белән өрдереп биш ташлы тегермән тарттыручы кеше борын тишеген сызгырттырып җибәрә — байның егерме кешесе очып китә. Туфрак белән уйнаучы бер яктан сугып җибәрә — утыз кеше күмелә, икенче яктан сугып җибәрә — кырык кеше күмелә, ди. Камыр батыр күсәге белән бер селтәнә, әллә нихәтле кеше кырылып бетә.

Бай түзә алмаган, кызын бирергә булган, ди. Кызны Камыр батырга биргәннән соң, утыз көн уен итеп, кырык көн туен итеп, тумаган ала биянең итен пешереп, бик каты сыйлаганнар, ди. Туйларында мин дә булдым, аш-суның чиге юк, бәлешләренең төбе юк, мичкә-мичкә бал куйганнар, үзләре чүмеч белән чумыралар, миңа сабы белән эләкте.

Для скачивания PDF-версии сказки нажмите 'Скачать'


Скачать
Понравилась сказка?

Поделись с друзьями: