татарская сказка

Уңган егет

караоке
звук

Initializing audio Loading audio…

Бер Бер фәкыйрь фәкыйрь егет егет була. була. Моның Моның ике ике як як күршесе күршесе бик бик байлар байлар икән. икән. Бу Бу фәкыйрь фәкыйрь егет егет үзенең үзенең ярлылыгына ярлылыгына бик бик уфтана. уфтана. «Мин «Мин байлар байлар шикелле шикелле булсам, булсам, белер белер идем идем нишләргә», нишләргә», ди. ди. Бу Бу егеткә егеткә каршы каршы әйтә әйтә бер бер кылтым кылтым бай: бай:

Шулай Шулай да, да, бай бай булсаң, булсаң, нишләриең? нишләриең? ди. ди.

Бу Бу әйтә: әйтә:

Эшләрием Эшләрием мин, мин, ди. ди.

Бу Бу егетнең егетнең уфтанганлыгына уфтанганлыгына каршы каршы бу бу кылтым кылтым бай, бай, нишләр нишләр икән икән дип, дип, кызык кызык өчен өчен моңар моңар бер бер йөз йөз тәңкә тәңкә акча акча биреп биреп тора: тора: «Баегач «Баегач кайтарырсың», кайтарырсың», ди. ди.

Бу Бу йөз йөз тәңкә тәңкә акчага акчага фәкыйрь фәкыйрь егет егет байдан байдан бер бер эскерт эскерт салам салам ала. ала. Саламны Саламны ут ут төртеп төртеп яндыра яндыра бу. бу. Саламны Саламны яндыра яндыра да да бу, бу, мин мин сиңа сиңа әйтим, әйтим, зур зур каплар каплар хәзерләп, хәзерләп, капларга капларга көлне көлне тутыра. тутыра. Көлне Көлне тутыра тутыра да да бу, бу, мин мин сиңа сиңа әйтим, әйтим, бер бер диңгез диңгез атавына атавына алып алып китә китә ат ат яллап. яллап. Ат Ат яллап яллап алып алып китте китте бу бу моны. моны. Алып Алып китте китте дә дә бу бу моны, моны, бер бер җил җил уңаена уңаена барып барып туктады. туктады. Җил Җил бик бик гайрәтле гайрәтле чыккач, чыккач, көлне көлне очыра очыра башлады башлады егет. егет. Көлне Көлне бик бик күп күп очыртты очыртты бу. бу. Шул Шул якта якта пәриләр пәриләр шәһәре шәһәре булган булган икән. икән. Пәри Пәри шәһәрендә шәһәрендә торырга торырга һич һич урын урын калмады. калмады. Моңа Моңа чыгалар чыгалар пәриләр: пәриләр:

Син, Син, егет, егет, ни ни алсаң алсаң да да ал, ал, тик тик бу бу эшеңне эшеңне туктат, туктат, безнең безнең шәһәрдә шәһәрдә торырга торырга һич һич урын урын калмады, калмады, диләр. диләр.

Фәкыйрь Фәкыйрь егет егет әйтә: әйтә:

Мин Мин туктатырмын туктатырмын шул шул вакытта, вакытта, ди, ди, сез сез миңа миңа ике ике йөз йөз кирпеч кирпеч сугып сугып бирсәгез, бирсәгез, ди. ди. Монын Монын бер бер йөзен йөзен гади гади кирпеч кирпеч итеп итеп сугарсыз, сугарсыз, ди, ди, бер бер йөзен, йөзен, дөньяда дөньяда нинди нинди асыл асыл ташлар ташлар бар, бар, шуннан шуннан сугарсыз, сугарсыз, ди. ди. Шуны Шуны мин мин күрсәткән күрсәткән урынга урынга илтеп илтеп өярсез, өярсез, ди, ди, мин мин шул шул вакытта вакытта туктатырмын, туктатырмын, ди. ди.

Кирпечне Кирпечне пәриләр пәриләр егет егет кушкан кушкан җиргә җиргә китереп китереп өяләр, өяләр, гадиләрен гадиләрен өскә, өскә, кыйммәтлеләрен кыйммәтлеләрен аска аска өяләр. өяләр.

Байлар Байлар һәрберсе һәрберсе сату сату итеп итеп кайталар, кайталар, кайсы кайсы мәкәрҗәдән, мәкәрҗәдән, кайсы кайсы моннан, моннан, кайсы кайсы тегеннән тегеннән сату сату итеп итеп кайта. кайта. Бу Бу байлар байлар сөйләшәләр: сөйләшәләр: кайсысы кайсысы фәлән фәлән мең, мең, кайсысы кайсысы фәлән фәлән миллион миллион файда файда иттек иттек дип дип мактанышалар мактанышалар болар. болар. Шуларга Шуларга каршы каршы бу бу егет егет сөйли сөйли хәзер: хәзер:

Мин, Мин, ди, ди, юк юк кына кына товар товар алып алып бардым, бардым, әллә әллә нихәтле нихәтле файда файда иттем, иттем, ди. ди.

Моңар Моңар берсе берсе әйтә: әйтә:

Синең Синең товарың товарың кайда кайда соң? соң? ди. ди.

Бу Бу егет егет әйтә: әйтә:

Менә Менә минем минем товарым товарым шушы, шушы, ди, ди, ике ике йөз йөз кирпеч, кирпеч, ди. ди. Моннан Моннан барысы барысы да да бот бот чабып чабып көләләр. көләләр.

Бер Бер бай бай әйтә әйтә моңарга: моңарга:

Мин Мин синең синең бу бу кирпечеңне кирпечеңне диңгезгә диңгезгә тумырам! тумырам! ди. ди.

Бу Бу фәкыйрь фәкыйрь әйтә: әйтә:

Түләргә Түләргә хәлең хәлең җитәрлек җитәрлек булса, булса, тумырырсың, тумырырсың, ди. ди.

Бу Бу бай бай фәкыйрь фәкыйрь егетне егетне мыскыллый мыскыллый башлый башлый инде. инде.

Синең Синең бу бу кирпечеңә кирпечеңә минем минем бумажниктагы бумажниктагы акчам акчам да да бетми, бетми, ди. ди.

Бу Бу бай бай кирпечләрне кирпечләрне тумыра тумыра да да башлый. башлый. Бу Бу хәзер, хәзер, мин мин сиңа сиңа әйтим, әйтим, йөз йөз кирпечне кирпечне тумырды. тумырды. Йөз Йөз дә дә беренче беренче кирпечне кирпечне ыргыта ыргыта башлаган башлаган иде, иде, егет егет әйтте: әйтте:

Җитте, Җитте, бай, бай, түлә түлә шушыны, шушыны, диде. диде.

Байлар Байлар җыелышып җыелышып кирпечне кирпечне сындырып сындырып карадылар: карадылар: байның байның бөтен бөтен малы малы шушы шушы бер бер кирпечне кирпечне түләрлек түләрлек тә тә түгел. түгел. Фәкыйрь Фәкыйрь егет, егет, теге теге байның байның бөтен бөтен малын малын алып алып кайтып, кайтып, кирпечне кирпечне дә дә алып алып кайтып, кайтып, үзенең үзенең уңганлыгы уңганлыгы белән белән күршедәге күршедәге байлардан байлардан да да бай бай булып булып китте, китте, ди. ди.

Бер фәкыйрь егет була. Моның ике як күршесе бик байлар икән. Бу фәкыйрь егет үзенең ярлылыгына бик уфтана. «Мин байлар шикелле булсам, белер идем нишләргә», — ди. Бу егеткә каршы әйтә бер кылтым бай:

— Шулай да, бай булсаң, нишләриең? — ди.

Бу әйтә:

— Эшләрием мин, — ди.

Бу егетнең уфтанганлыгына каршы бу кылтым бай, нишләр икән дип, кызык өчен моңар бер йөз тәңкә акча биреп тора: «Баегач кайтарырсың», — ди.

Бу йөз тәңкә акчага фәкыйрь егет байдан бер эскерт салам ала. Саламны ут төртеп яндыра бу. Саламны яндыра да бу, мин сиңа әйтим, зур каплар хәзерләп, капларга көлне тутыра. Көлне тутыра да бу, мин сиңа әйтим, бер диңгез атавына алып китә ат яллап. Ат яллап алып китте бу моны. Алып китте дә бу моны, бер җил уңаена барып туктады. Җил бик гайрәтле чыккач, көлне очыра башлады егет. Көлне бик күп очыртты бу. Шул якта пәриләр шәһәре булган икән. Пәри шәһәрендә торырга һич урын калмады. Моңа чыгалар пәриләр:

— Син, егет, ни алсаң да ал, тик бу эшеңне туктат, безнең шәһәрдә торырга һич урын калмады, — диләр.

— Фәкыйрь егет әйтә:

— Мин туктатырмын шул вакытта, ди, сез миңа ике йөз кирпеч сугып бирсәгез, ди. Монын бер йөзен гади кирпеч итеп сугарсыз, ди, бер йөзен,дөньяда нинди асыл ташлар бар, шуннан сугарсыз, ди. Шуны мин күрсәткән урынга илтеп өярсез, ди, мин шул вакытта туктатырмын, — ди.

Кирпечне пәриләр егет кушкан җиргә китереп өяләр, гадиләрен өскә, кыйммәтлеләрен аска өяләр.

Байлар һәрберсе сату итеп кайталар, кайсы мәкәрҗәдән, кайсы моннан, кайсы тегеннән сату итеп кайта. Бу байлар сөйләшәләр: кайсысы фәлән мең, кайсысы фәлән миллион файда иттек дип мактанышалар болар. Шуларга каршы бу егет сөйли хәзер:

— Мин, ди, юк кына товар алып бардым, әллә нихәтле файда иттем, — ди.

Моңар берсе әйтә:

— Синең товарың кайда соң? — ди.

Бу егет әйтә:

— Менә минем товарым шушы, ди, ике йөз кирпеч, — ди. Моннан барысы да бот чабып көләләр. ,

Бер бай әйтә моңарга:

— Мин синең бу кирпечеңне диңгезгә тумырам! — ди.

Бу фәкыйрь әйтә:

— Түләргә хәлең җитәрлек булса, тумырырсың, — ди.

Бу бай фәкыйрь егетне мыскыллый башлый инде.

— Синең бу кирпечеңә минем бумажниктагы акчам да бетми, — ди.

Бу бай кирпечләрне тумыра да башлый. Бу хәзер, мин сиңа әйтим, йөз кирпечне тумырды. Йөз дә беренче кирпечне ыргыта башлаган иде, егет әйтте:

— Җитте, бай, түлә шушыны, — диде.

Байлар җыелышып кирпечне сындырып карадылар: байның бөтен малы шушы бер кирпечне түләрлек тә түгел. Фәкыйрь егет, теге байның бөтен малын алып кайтып, кирпечне дә алып кайтып, үзенең уңганлыгы белән күршедәге байлардан да бай булып китте, ди.

Для скачивания PDF-версии сказки нажмите 'Скачать'


Скачать
Понравилась сказка?

Поделись с друзьями: