Халык әкиятләре укырга

Мари халык әкиятләре
Мари халкында борынгы заманнардан ук атасыннан баласына тапшырыла торган бәяннәр Идел буе халыклары әкиятләреннән үзенчәлекле "тормыш чынбарлыгы", табигыйлыклары белән аерылып торган. Андагы темалар төрледән-төрле - гаилә мөнәсәбәтләреннән алып, "куянның ни өчен күңелсезләнүенә" кадәр. Рәхәтләнеп укыгыз!
Татар халык әкиятләре
Шүрәле, пәри, егетләр һәм байлар - әлеге татар персонажлары татарларга гына түгел, Россиядә яшәүче башка күп кенә халыкларга да таныш. Бай кызын хатынлыкка алган камырдан ясалган кеше маҗаралары турында укыганыгыз бармы әле? Рәхәтләнеп укыгыз!
Чуваш халык әкиятләре
Тарихи үсеше барышында чуваш халкы кешеләрнең холык-фигыльләре турында күп кенә дөрес нәтиҗәләр ясаган һәм үзенең күзәтүләрен әкиятләрендә чагылдырган. Төлкене коткарган Тукран турында укыйбыз, тегесе яхшылыкка яманлык белән җавап биргәч, әкиятнең кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдыруын аңлыйбыз һәм уйга калабыз. Рәхәтләнеп укыгыз!
Мордва халык әкияләре
Эт - кешенең дусты, ләкин ни өчен шулай булуы турында беркем дә уйланмый. Ләкин мордва халкы этнең кеше белән ничек янәшә яши башлавы турында белә. Тагын әле мордва әкиятләрендә киек-җанварлар шигырьләр белән сөйли. Рәхәтләнеп укыгыз!
Удмурт халык әкиятләре
Башкалары кебек үк удмурт урман ияләре - усал затлар. Әмма хәтта Вумурт та кайчак кешегә ярдәмгә килә. Гадел бул, акча артыннан кума - шулчакта сиңа хәтта усал затлар да булышыр. Удмурт әкиятләре безне әнә шуңа өйрәтә.