Проект турында | Идел буе әкиятләре

Идел буе әкиятләре проекты Президент грантлары Фонды ярдәмендә, әлеге Фонд тарафыннан Россия Федерациясе Президентының граждан җәмгыятен үстерүгә бирелгән грантын кулланып төзелгән. "Идел буе әкиятләре" этноколлекциясе" проекты Идел буе халыкларының мәдәниятен, әдәбиятын һәм милли телләрен өйрәнү өчен тупланган электрон мультимедиа балалар онлайн-китапханәсеннән гыйбарәт."Идел буе әкиятләре" балалар китапханәсе илебезнең теләсә кайсы ноктасында һәм чит илләрдә татар, чуваш, мари, мордва һәм удмурт балаларын дистанцион рәвештә укыту өчен нәтиҗәле ресурс булып тора. Аңа татар, чуваш, мари, мордва һәм удмурт фольклорының иң яхшы әсәрләре кергән.