Шүрәле
Әүвәл берәү урманда утын кисә икән, аның янына бер шүрәле килеп чыккан, ди. Шүрәле аңа:
— Син ни атлы? — дигән.
Ул кеше:
— Мин Былтыр атлы, — дигән.
Шүрәле кешегә:
— Әйдә, кети-кети уйныйк әле, — дигән.
— Ярар, элгәре менә бу тумранны ярыйк әле, аннары уйнарбыз, — дигән кеше.
Кеше тумранга балта белән чапкан икән, тумран аз гына ярылган. Шуннан соң бу кеше шүрәлегә әйткән:
— Мин икенче чапканчы, син шунда бармагыңны кыстырып торсана, — дигән.
Шүрәле бармагын ярыкка куйган икән, кеше балтасын алгач, тегенең бармагы кысылган да калган. Кеше балтасын алган да качкан. Шүрәле шыр-шыр кычкыра башлаган, ди.
— Бармагымны Былтыр кысты, Былтыр кысты! — дип.
Менә аның янына бүтән шүрәлеләр җыелган, аннан:
— Кем кысты? — дип сорыйлар икән.
Ул:
— Былтыр кысты, — дип әйткән, ди.
Алар аңа әйткәннәр, ди:
— Быел кысса табар идек, былтыр кыскач, каян табасың, — дигәннәр, ди. — Соң син былтырдан бирле ник кычкырмый тордың, — дигәннәр, ди. Шүрәле аларга авыртуыннан юньләп әйтә дә алмаган, ди.
Ул шүрәле, бармагы кысылган көе тумранын аркасына күтәреп, һаман да шулай кычкырып йөри, ди.