Татаронь ёфкс

Васыять

караоке
вайгяль

Initializing audio Loading audio…

Борын Борын заманда заманда булган булган икән, икән, ди, ди, бер бер карт. карт. Аның Аның булган, булган, ди, ди, өч өч улы. улы. Үләр Үләр алдыннан алдыннан карт карт иң иң элек элек үзенең үзенең олы олы улын улын чакырып чакырып алып алып әйткән: әйткән: «Син, «Син, улым, улым, дигән, дигән, хәлеңнән хәлеңнән килсә, килсә, авыл авыл саен саен йорт йорт сал», сал», дигән. дигән. Шуннан Шуннан соң соң уртанчы уртанчы улын улын чакырып чакырып алган: алган: «Син, «Син, улым, улым, дигән, дигән, гел гел тәмле тәмле аш аш кына кына ашап ашап тор», тор», дигән. дигән. Карт Карт кече кече улына улына әйткән: әйткән: «Син, «Син, дигән, дигән, ешрак ешрак өйләнергә өйләнергә кара», кара», дигән. дигән.

Ярар. Ярар. Карт Карт үлеп үлеп китә. китә. Аталары Аталары үлгәч, үлгәч, уллары: уллары: «Әти «Әти әйткән әйткән васыятьне васыятьне ничек ничек кенә кенә итеп итеп үтәрбез?» үтәрбез?» дип, дип, баш баш ватып ватып йөри йөри башлыйлар. башлыйлар.

Олы Олы улы: улы: «Ничек «Ничек кенә кенә итеп итеп авыл авыл саен саен йорт йорт салдырырмын салдырырмын икән?» икән?» дип дип баш баш вата, вата, уртанчы уртанчы улы улы дөньяда дөньяда нинди нинди тәмле тәмле ризык ризык бар, бар, шуны шуны эзләргә эзләргә дип дип чыгып чыгып китә, китә, ә ә кече кече уллары уллары ешрак ешрак өйләнү өйләнү турында турында хыялланып хыялланып йөри йөри башлый. башлый.

Көннәрдән Көннәрдән беркөнне беркөнне боларга боларга бер бер карт карт килеп килеп керә. керә. Исәнлек‑саулык Исәнлек-саулык сораша, сораша, тормышлары тормышлары белән белән кызыксына кызыксына бу бу боларның. боларның.

Тормыш Тормыш бик бик шәптән шәптән түгел түгел әле, әле, бабай, бабай, ди ди олы олы уллары. уллары. Менә Менә әти әти үлгән үлгән вакытта: вакытта: «Авыл «Авыл саен саен йорт йорт салдыр», салдыр», дип дип әйтеп әйтеп киткән киткән иде, иде, әле әле әтинең әтинең васыятен васыятен үти үти алганым алганым юк, юк, ди. ди.

Уртанчысы Уртанчысы әйтә: әйтә:

Миңа Миңа әти әти тәмле тәмле аш аш кына кына ашап ашап тор, тор, дип дип әйткән әйткән иде, иде, ди. ди.

Иң Иң кечеләре кечеләре дә дә сүзгә сүзгә катнашып катнашып әйтә: әйтә:

Әти Әти миңа: миңа: «Ешрак «Ешрак өйләнергә өйләнергә кара, кара, улым», улым», дип дип әйткән әйткән иде. иде. Мин Мин дә дә әти әти васыятен васыятен үтәргә үтәргә тырышып тырышып карыйм карыйм да да барып барып чыкмый, чыкмый, ди. ди.

Карт Карт боларның боларның сүзләрен сүзләрен тынлап тынлап тыңлап тыңлап тора тора да да болай болай ди: ди:

Әй, Әй, улларым, улларым, сез сез атагызның атагызның васыятен васыятен ялгыш ялгыш аңлагансыз аңлагансыз икән, икән, ди. ди. Ул Ул сезгә сезгә менә менә болай болай дип дип әйткән, әйткән, ди: ди: «Авыл «Авыл саен саен йорт йорт сал», сал», диюе диюе «авыл «авыл саен саен дус‑иш дус-иш булдыр, булдыр, дөньяда дөньяда дуслар дуслар белән белән яшәве яшәве җиңелрәк җиңелрәк була», була», дип дип әйтүе әйтүе булган. булган. «Тәмле «Тәмле ашлар ашлар ашап ашап кына кына яшә», яшә», диюе диюе «эшләп «эшләп ашасаң, ашасаң, кара кара икмәк икмәк тә тә бик бик тәмле тәмле булыр», булыр», дип дип әйтүе әйтүе аның. аның. «Ешрак «Ешрак өйлән», өйлән», дип дип әйтүе әйтүе «эш «эш артыннан артыннан йөреп, йөреп, хатыныңны хатыныңны сагыныбрак сагыныбрак кайтсаң, кайтсаң, көн көн дә дә өйләнгән өйләнгән кебек кебек булыр», булыр», дип дип әйтүе әйтүе ул, ул, ди. ди. Атагыз Атагыз сезне сезне эшләп эшләп көн көн итәргә итәргә өндәгән, өндәгән, ди. ди.

Шулай Шулай дип дип әйтеп әйтеп карт карт чыгып чыгып китә. китә. Шуннан Шуннан соң соң болар болар әтиләренең әтиләренең васыятен васыятен ул ул кушканча кушканча үти үти башлыйлар. башлыйлар.

Борын заманда булган икән, ди, бер карт. Аның булган, ди, өч улы. Үләр алдыннан карт иң элек үзенең олы улын чакырып алып әйткән: «Син, улым, дигән, хәлеңнән килсә, авыл саен йорт сал», — дигән. Шуннан соң уртанчы улын чакырып алган: «Син, улым, дигән, гел тәмле аш кына ашап тор», — дигән. Карт кече улына әйткән: «Син, дигән, ешрак өйләнергә кара», — дигән.

Ярар. Карт үлеп китә. Аталары үлгәч, уллары: «Әти әйткән васыятьне ничек кенә итеп үтәрбез?» — дип, баш ватып йөри башлыйлар.

Олы улы: «Ничек кенә итеп авыл саен йорт салдырырмын икән?» — дип баш вата, уртанчы улы дөньяда нинди тәмле ризык бар, шуны эзләргә дип чыгып китә, ә кече уллары ешрак өйләнү турында хыялланып йөри башлый.

Көннәрдән беркөнне боларга бер карт килеп керә. Исәнлек-саулык сораша, тормышлары белән кызыксына бу боларның.

— Тормыш бик шәптән түгел әле, бабай, — ди олы уллары. — Менә әти үлгән вакытта: «Авыл саен йорт салдыр», — дип әйтеп киткән иде, әле әтинең васыятен үти алганым юк, — ди.

Уртанчысы әйтә:

— Миңа әти тәмле аш кына ашап тор, дип әйткән иде, — ди.

Иң кечеләре дә сүзгә катнашып әйтә:

— Әти миңа: «Ешрак өйләнергә кара, улым», дип әйткән иде. Мин дә әти васыятен үтәргә тырышып карыйм да барып чыкмый, — ди.

Карт боларның сүзләрен тынлап тыңлап тора да болай ди:

— Әй, улларым, сез атагызның васыятен ялгыш аңлагансыз икән, ди. Ул сезгә менә болай дип әйткән, ди: «Авыл саен йорт сал», диюе — «авыл саен дус-иш булдыр, дөньяда дуслар белән яшәве җиңелрәк була», дип әйтүе булган. «Тәмле ашлар ашап кына яшә», диюе — «эшләп ашасаң, кара икмәк тә бик тәмле булыр», дип әйтүе аның. «Ешрак өйлән», дип әйтүе—«эш артыннан йөреп, хатыныңны сагыныбрак кайтсаң, көн дә өйләнгән кебек булыр», дип әйтүе ул, ди. Атагыз сезне эшләп көн итәргә өндәгән, — ди.

Шулай дип әйтеп карт чыгып китә. Шуннан соң болар әтиләренең васыятен ул кушканча үти башлыйлар.

Качандамс ёфксть PDF-версияса люпштак "Качандамс"


Качандамс
Ёфкссь тусь мяльс?

Явффтк ялгатнень мархта: