Татаронь ёфкс

Шүрәле

караоке
вайгяль

Initializing audio Loading audio…

Әүвәл Әүвәл берәү берәү урманда урманда утын утын кисә кисә икән, икән, аның аның янына янына бер бер шүрәле шүрәле килеп килеп чыккан, чыккан, ди. ди. Шүрәле Шүрәле аңа: аңа:

Син Син ни ни атлы? атлы? дигән. дигән.

Ул Ул кеше: кеше:

Мин Мин Былтыр Былтыр атлы, атлы, дигән. дигән.

Шүрәле Шүрәле кешегә: кешегә:

Әйдә, Әйдә, кети-кети кети-кети уйныйк уйныйк әле, әле, дигән. дигән.

Ярар, Ярар, элгәре элгәре менә менә бу бу тумранны тумранны ярыйк ярыйк әле, әле, аннары аннары уйнарбыз, уйнарбыз, дигән дигән кеше. кеше.

Кеше Кеше тумранга тумранга балта балта белән белән чапкан чапкан икән икән , , тумран тумран аз аз гына гына ярылган. ярылган. Шуннан Шуннан соң соң бу бу кеше кеше шүрәлегә шүрәлегә әйткән: әйткән:

Мин Мин икенче икенче чапканчы, чапканчы, син син шунда шунда бармагыңны бармагыңны кыстырып кыстырып торсана, торсана, дигән. дигән.

Шүрәле Шүрәле бармагын бармагын ярыкка ярыкка куйган куйган икән, икән, кеше кеше балтасын балтасын алгач, алгач, тегенең тегенең бармагы бармагы кысылган кысылган да да калган. калган. Кеше Кеше балтасын балтасын алган алган да да качкан. качкан. Шүрәле Шүрәле шыр-шыр шыр-шыр кычкыра кычкыра башлаган, башлаган, ди. ди.

Бармагымны Бармагымны Былтыр Былтыр кысты, кысты, Былтыр Былтыр кысты! кысты! дип. дип.

Менә Менә аның аның янына янына бүтән бүтән шүрәлеләр шүрәлеләр җыелган, җыелган, аннан: аннан:

Кем Кем кысты? кысты? дип дип сорыйлар сорыйлар икән. икән.

Ул: Ул:

Былтыр Былтыр кысты, кысты, дип дип әйткән, әйткән, ди. ди.

Алар Алар аңа аңа әйткәннәр, әйткәннәр, ди: ди:

Быел Быел кысса кысса табар табар идек, идек, былтыр былтыр кыскач, кыскач, каян каян табасың, табасың, дигәннәр, дигәннәр, ди. ди. Соң Соң син син былтырдан былтырдан бирле бирле ник ник кычкырмый кычкырмый тордың, тордың, дигәннәр, дигәннәр, ди. ди. Шүрәле Шүрәле аларга аларга авыртуыннан авыртуыннан юньләп юньләп әйтә әйтә дә дә алмаган, алмаган, ди. ди.

Ул Ул шүрәле, шүрәле, бармагы бармагы кысылган кысылган көе көе тумранын тумранын аркасына аркасына күтәреп, күтәреп, һаман һаман да да шулай шулай кычкырып кычкырып йөри, йөри, ди. ди.

Әүвәл берәү урманда утын кисә икән, аның янына бер шүрәле килеп чыккан, ди. Шүрәле аңа:

— Син ни атлы? — дигән.

Ул кеше:

— Мин Былтыр атлы, — дигән.

Шүрәле кешегә:

— Әйдә, кети-кети уйныйк әле, — дигән.

— Ярар, элгәре менә бу тумранны ярыйк әле, аннары уйнарбыз, — дигән кеше.

Кеше тумранга балта белән чапкан икән, тумран аз гына ярылган. Шуннан соң бу кеше шүрәлегә әйткән:

— Мин икенче чапканчы, син шунда бармагыңны кыстырып торсана, — дигән.

Шүрәле бармагын ярыкка куйган икән, кеше балтасын алгач, тегенең бармагы кысылган да калган. Кеше балтасын алган да качкан. Шүрәле шыр-шыр кычкыра башлаган, ди.

— Бармагымны Былтыр кысты, Былтыр кысты! — дип.

Менә аның янына бүтән шүрәлеләр җыелган, аннан:

— Кем кысты? — дип сорыйлар икән.

Ул:

— Былтыр кысты, — дип әйткән, ди.

Алар аңа әйткәннәр, ди:

— Быел кысса табар идек, былтыр кыскач, каян табасың, — дигәннәр, ди. — Соң син былтырдан бирле ник кычкырмый тордың, — дигәннәр, ди. Шүрәле аларга авыртуыннан юньләп әйтә дә алмаган, ди.

Ул шүрәле, бармагы кысылган көе тумранын аркасына күтәреп, һаман да шулай кычкырып йөри, ди.

Качандамс ёфксть PDF-версияса люпштак "Качандамс"


Качандамс
Ёфкссь тусь мяльс?

Явффтк ялгатнень мархта: