Татаронь ёфкс

Шомбай

караоке
вайгяль

Initializing audio Loading audio…

Әүвәл Әүвәл заманда заманда бар бар иде, иде, ди, ди, бик бик бай бай ирле-хатынлы ирле-хатынлы кеше. кеше.

Болар Болар икесе икесе дә дә бик бик усал усал да, да, бик бик саран саран да да булганнар, булганнар, ди. ди. Бервакыт Бервакыт җәйнең җәйнең кызуында, кызуында, эш эш өстендә, өстендә, боларның боларның усаллыкларына усаллыкларына чыдый чыдый алмыйча алмыйча хезмәтчеләре хезмәтчеләре чыгып чыгып киткән. киткән. Хезмәткә Хезмәткә ялланырга ялланырга килүче килүче булмагач, булмагач, бай бай үзенең үзенең хатыны хатыны белән белән хезмәтче хезмәтче эзләп эзләп күрше күрше авылга авылга киткәннәр, киткәннәр, ди. ди.

Авылга Авылга барып барып керсәләр керсәләр каралтысыз, каралтысыз, коймасыз коймасыз бер бер өй өй янында янында сәләмә сәләмә генә генә киенгән киенгән бер бер егет егет утыра утыра икән; икән; бай бай үзенең үзенең хатыны хатыны белән белән шуның шуның янына янына барып, барып, сорашырга сорашырга тотынган. тотынган.

Безгә Безгә эшкә эшкә кеше кеше кирәк кирәк иде, иде, синең синең исемең исемең ничек? ничек? дип дип сораганнар. сораганнар.

Егет: Егет:

Шомбай, Шомбай, дигән. дигән.

Хакың Хакың күпме күпме булыр, булыр, дигәннәр. дигәннәр.

Егет: Егет:

Унбиш Унбиш тиен, тиен, дигән. дигән.

Байларга Байларга хакы хакы кыйммәт кыйммәт тоелган. тоелган.

Хатыны: Хатыны:

Исеме Исеме дә дә бик бик ямьсез, ямьсез, хакы хакы да да бик бик зур, зур, арзанракны арзанракны эзлик, эзлик, дигән. дигән. Болар Болар авыл авыл буйлап буйлап киткәннәр. киткәннәр. Баралар, Баралар, баралар баралар икән, икән, тагын тагын бер бер егет егет очраган, очраган, ди, ди, Бу Бу киемен киемен әйләндереп әйләндереп кигән кигән шул шул ук ук Шомбай Шомбай икән, икән, ди. ди.

Исемең Исемең ничек? ничек?

Шомбай. Шомбай.

Хакың Хакың күпме? күпме?

Унбиш Унбиш тиен. тиен.

Тагын Тагын кыйммәтсенеп, кыйммәтсенеп, арырак арырак киткәннәр. киткәннәр. Баралар, Баралар, баралар, баралар, ди. ди. Авыл Авыл читенә читенә барып барып җиткәннәр, җиткәннәр, ди. ди. Тагын Тагын бер.егет бер.егет күргәннәр. күргәннәр. Ул Ул бүрегенең бүрегенең сул сул ягын ягын әйләндереп әйләндереп кигән кигән шул шул ук ук Шомбай Шомбай булган, булган, ди. ди. Тагын Тагын сораша сораша башлаганнар. башлаганнар.

Исемең Исемең ничек? ничек?

Шомбай. Шомбай.

Хакың Хакың күпме? күпме?

Унбиш Унбиш тиен. тиен.

Бай Бай белән белән хатыны хатыны бер-берсенә бер-берсенә карашканнар карашканнар да: да: «Әйдә, «Әйдә, хәерле хәерле булсын, булсын, бу бу авылда авылда бар бар кеше кеше дә дә Шомбай Шомбай исемле исемле икән, икән, хакы хакы кыйммәт кыйммәт булса булса да, да, эшче эшче кирәгендә кирәгендә яллыйк яллыйк инде», инде», дип, дип, Шомбайны Шомбайны яллаганнар, яллаганнар, ди. ди.

Шомбай Шомбай ялланып ялланып эшли эшли башлаган. башлаган. Эш Эш өсте өсте үткән. үткән. Кыш Кыш килгән, килгән, мал-туар мал-туар карыйсы, карыйсы, утын утын кисәсе, кисәсе, тагын тагын әллә әллә никадәр никадәр эшләр эшләр эшлисе эшлисе бар бар икән. икән. Шомбайга Шомбайга акча акча түләүче түләүче кеше кеше юк, юк, ди. ди. Эшләгән Эшләгән бер бер эштән эштән гаеп гаеп табып: табып: «Карап «Карап эшләмисең», эшләмисең», диләр диләр дә дә хакын хакын түләмиләр түләмиләр икән» икән» ди. ди.

Шомбай Шомбай эчендә эчендә байларга байларга ачу ачу җыела җыела барган. барган. Көн Көн үткән, үткән, төн төн үткән, үткән, атна атна үткән, үткән, ел ел үткән. үткән. Икенче Икенче җәй җәй килеп килеп җиткән, җиткән, кыр кыр эшләре эшләре өлгергән. өлгергән.

Шомбай Шомбай беркөнне беркөнне хуҗасы хуҗасы белән белән печән печән чабарга чабарга барган барган икән, икән, игәвен игәвен өйдә өйдә онытып онытып калдырган калдырган булган. булган. Өйгә Өйгә кайтса, кайтса, бай бай хатыны хатыны бер бер кеше кеше белән белән сөйләшеп сөйләшеп утыра утыра икән. икән. Хатын: Хатын:

Игенне Игенне саттым саттым инде. инде. Ирем Ирем белә белә күрмәсен, күрмәсен, акчасын акчасын ничек ничек алырмын алырмын икән? икән? ди. ди.

Теге Теге кеше: кеше:

Мин Мин юл юл буе буе салам салам чәчеп чәчеп барырмын. барырмын. Шул Шул юл юл белән белән минем минем печән печән җыйган җыйган җиремә җиремә барып барып чыгарсың. чыгарсың. Акчаны Акчаны шунда шунда түләрмен, түләрмен, ди ди икән. икән.

Шомбай Шомбай моны моны тыңлап тыңлап торган торган да: да: «Тукта «Тукта әле, әле, боларны боларны кызык кызык итим итим әле», әле», дип дип уйлаган. уйлаган. Теге Теге кеше кеше юл юл буйлап буйлап салам салам чәчеп чәчеп киткән, киткән, ди. ди. Аның Аның артыннан артыннан Шомбай Шомбай саламнарны саламнарны җыйнап җыйнап үз үз юлларына юлларына чәчеп чәчеп барган, барган, ди. ди. Бераздан Бераздан бай бай хатыны хатыны шул шул юл юл белән белән барып, барып, Шомбайлар Шомбайлар янына янына килеп килеп чыккан, чыккан, ди. ди. Алай Алай да да серне серне бирмәгән, бирмәгән, ди. ди.

Эшләгәнегезне Эшләгәнегезне карарга карарга килдем, килдем, эшегез эшегез бик бик тыгыз тыгыз икән, икән, дип дип әйткән, әйткән, ди. ди.

Бай Бай күршеләрен күршеләрен печән печән җыешырга җыешырга чакырмакчы чакырмакчы булган булган икән. икән. Шомбайга: Шомбайга:

Бар Бар әле, әле, теге теге күршеләрне күршеләрне печән печән җыешырга җыешырга чакырып чакырып кил кил әле, әле, дигән. дигән.

Алар Алар шул шул бай бай хатыныннан хатыныннан иген иген сатып сатып алучы алучы кешеләр кешеләр булганнар. булганнар. Шомбай Шомбай аларга аларга барган барган да: да:

Бай Бай сезнең сезнең бездән бездән урлап урлап иген иген алганыгызны алганыгызны сизгән. сизгән. Сәнәк Сәнәк күтәреп күтәреп сезне сезне чәнчергә чәнчергә килә, килә, тизрәк тизрәк качыгыз, качыгыз, дигән. дигән. Ә Ә үзе үзе байга байга кайтып: кайтып:

Аларның Аларның эшләре эшләре безнекеннән безнекеннән дә дә тыгызрак тыгызрак икән. икән. Кибән Кибән куялар, куялар, «сәнәк «сәнәк алып алып булышырга булышырга килсен килсен әле» әле» дип, дип, үзеңне үзеңне чакырдылар, чакырдылар, дигән. дигән.

Бай, Бай, сәнәк сәнәк алып, алып, теге теге кешеләрнең кешеләрнең

янына янына бара бара башлаган башлаган икән, икән, алар, алар, байны байны күргәч, күргәч, авылга авылга таба таба чабарга чабарга тотынганнар, тотынганнар, ди. ди. Бай Бай аптырап аптырап кире кире кайтып кайтып киткән. киткән. Кайтканда Кайтканда юл юл буеннан буеннан җиләк җиләк җыеп җыеп кайта кайта икән. икән. Байның Байның хатыны хатыны моны моны күргәч, күргәч, курыккан. курыккан. Шомбайдан: Шомбайдан:

Ул Ул нәрсә нәрсә җыя? җыя? дип дип сораган. сораган.

Шомбай: Шомбай:

Ул Ул синең синең урлап урлап иген иген сатканыңны сатканыңны сизгән, сизгән, таш таш белән белән башыңны башыңны тишәм тишәм дип дип әйтә, әйтә, шуңа шуңа ташлар ташлар җыя җыя килә, килә, дигән. дигән. Моны Моны ишеткәч, ишеткәч, байның байның хатыны хатыны да да авылга авылга йөгерә йөгерә башлаган, башлаган, ди. ди.

Бай, Бай, Шомбай Шомбай яныма яныма килеп: килеп:

Хатын Хатын нигә нигә чаба? чаба? дип дип сораган, сораган, ди. ди.

Шомбай: Шомбай:

Кече Кече учакка учакка ут ут капкан, капкан, өегез өегез яна, яна, дигән, дигән, ди. ди.

Моны Моны ишетүгә ишетүгә бай бай да да авылга авылга чабып чабып киткән, киткән, ди. ди. Кайтса, Кайтса,

өйдә өйдә ут ут та та юк, юк, бернәрсә бернәрсә дә дә юк, юк, ди. ди.

Әүвәл заманда бар иде, ди, бик бай ирле-хатынлы кеше.

Болар икесе дә бик усал да, бик саран да булганнар, ди. Бервакыт җәйнең кызуында, эш өстендә, боларның усаллыкларына чыдый алмыйча хезмәтчеләре чыгып киткән. Хезмәткә ялланырга килүче булмагач, бай үзенең хатыны белән хезмәтче эзләп күрше авылга киткәннәр, ди.

Авылга барып керсәләр — каралтысыз, коймасыз бер өй янында сәләмә генә киенгән бер егет утыра икән; бай үзенең хатыны белән шуның янына барып, сорашырга тотынган.

— Безгә эшкә кеше кирәк иде, синең исемең ничек? — дип сораганнар.

Егет:

— Шомбай, — дигән.

— Хакың күпме булыр, — дигәннәр.

Егет:

— Унбиш тиен, — дигән.

Байларга хакы кыйммәт тоелган.

Хатыны:

— Исеме дә бик ямьсез, хакы да бик зур, арзанракны эзлик, — дигән. Болар авыл буйлап киткәннәр. Баралар, баралар икән, тагын бер егет очраган, ди, Бу — киемен әйләндереп кигән шул ук Шомбай икән, ди.

— Исемең ничек?

— Шомбай.

— Хакың күпме?

— Унбиш тиен.

Тагын кыйммәтсенеп, арырак киткәннәр. Баралар, баралар, ди. Авыл читенә барып җиткәннәр, ди. Тагын бер.егет күргәннәр. Ул — бүрегенең сул ягын әйләндереп кигән шул ук Шомбай булган, ди. Тагын сораша башлаганнар.

— Исемең ничек?

— Шомбай.

— Хакың күпме?

— Унбиш тиен.

Бай белән хатыны бер-берсенә карашканнар да: «Әйдә, хәерле булсын, бу авылда бар кеше дә Шомбай исемле икән, хакы кыйммәт булса да, эшче кирәгендә яллыйк инде», — дип, Шомбайны яллаганнар, ди.

Шомбай ялланып эшли башлаган. Эш өсте үткән. Кыш килгән, мал-туар карыйсы, утын кисәсе, тагын әллә никадәр эшләр эшлисе бар икән. Шомбайга акча түләүче кеше юк, ди. Эшләгән бер эштән гаеп табып: «Карап эшләмисең», — диләр дә хакын түләмиләр икән» ди.

Шомбай эчендә байларга ачу җыела барган. Көн үткән, төн үткән, атна үткән, ел үткән. Икенче җәй килеп җиткән, кыр эшләре өлгергән.

Шомбай беркөнне хуҗасы белән печән чабарга барган икән, игәвен өйдә онытып калдырган булган. Өйгә кайтса, бай хатыны бер кеше белән сөйләшеп утыра икән. Хатын:

— Игенне саттым инде. Ирем белә күрмәсен, акчасын ничек алырмын икән? — ди.

Теге кеше:

— Мин юл буе салам чәчеп барырмын. Шул юл белән минем печән җыйган җиремә барып чыгарсың. Акчаны шунда түләрмен, — ди икән.

Шомбай моны тыңлап торган да: «Тукта әле, боларны кызык итим әле», — дип уйлаган. Теге кеше юл буйлап салам чәчеп киткән, ди. Аның артыннан Шомбай саламнарны җыйнап үз юлларына чәчеп барган, ди. Бераздан бай хатыны шул юл белән барып, Шомбайлар янына килеп чыккан, ди. Алай да серне бирмәгән, ди.

— Эшләгәнегезне карарга килдем, эшегез бик тыгыз икән, — дип әйткән, ди.

Бай күршеләрен печән җыешырга чакырмакчы булган икән. Шомбайга:

— Бар әле, теге күршеләрне печән җыешырга чакырып кил әле, — дигән.

Алар шул бай хатыныннан иген сатып алучы кешеләр булганнар. Шомбай аларга барган да:

— Бай сезнең бездән урлап иген алганыгызны сизгән. Сәнәк күтәреп сезне чәнчергә килә, тизрәк качыгыз, — дигән. Ә үзе байга кайтып:

— Аларның эшләре безнекеннән дә тыгызрак икән. Кибән куялар, «сәнәк алып булышырга килсен әле» дип, үзеңне чакырдылар, — дигән.

Бай, сәнәк алып, теге кешеләрнең

янына бара башлаган икән, алар, байны күргәч, авылга таба чабарга тотынганнар, ди. Бай аптырап кире кайтып киткән. Кайтканда юл буеннан җиләк җыеп кайта икән. Байның хатыны моны күргәч, курыккан. Шомбайдан:

— Ул нәрсә җыя? — дип сораган.

Шомбай:

— Ул синең урлап иген сатканыңны сизгән, таш белән башыңны тишәм дип әйтә, шуңа ташлар җыя килә, — дигән. Моны ишеткәч, байның хатыны да авылга йөгерә башлаган, ди.

Бай, Шомбай яныма килеп:

— Хатын нигә чаба? — дип сораган, ди.

Шомбай:

— Кече учакка ут капкан, өегез яна, — дигән, ди.

Моны ишетүгә бай да авылга чабып киткән, ди. Кайтса,

өйдә ут та юк, бернәрсә дә юк, ди.

Качандамс ёфксть PDF-версияса люпштак "Качандамс"


Качандамс
Ёфкссь тусь мяльс?

Явффтк ялгатнень мархта: