Кәҗә белән сарык

Булган, ди, бер әби белән бабай. Аларның бер дә маллары булмаган, тик ике мең тәңкә акчалары гына бар икән, ди. Әби бабайга әйткән: «Бу акчага мал алыйк», — дип. Аннары бабай акчаны алып бер авылга киткән. Анда барып бер тәрәзәдән сораган:

Сездә сатлык мал юкмы? — дип.

Бар, — дигәннәр аңар.

Нинди мал? — дигән.

Кәҗә тәкәсе, — дигәннәр.

Бабай бер мең тәңкәгә кәҗә тәкәсе алган. Аннары икенче өйгә барып сораган:

Сатлык мал юкмы? — дип.

Бар, — дигәннәр.

Нинди мал? — дигән.

Сарык тәкәсе, — дигәннәр.

Бабай тагын бер мең тәңкәгә бер сарык тәкәсе алгач, кайтып киткән.

Әби, алар кайтканчы бер капчык тегеп, солы тутырып куйган, ди. Бабай кайткач, әби әйткән, ди: «Без малларны языклы булып асрамыйк, чыгарып җибәрик, үзләре шунда йөрер», — дигән, ди.

Кәҗә тәкәсе белән сарык тәкәсен чыгарып җибәргәннәр, ди, болар. Әзрәк баргач, кәҗә тәкәсе әйткән, ди: «Әби безгә капчык теккән ие, бар алып кил», — дип. Сарык тәкәсе алып килгән, ди.

Юлда барганда бер бүре башы табып капчыкка салганнар. Бара торгач, болар ут күргәннәр. Ул ут катында җиде бүре утыра, ди. Берсе думбыра уйный, ди, бүтәннәре бии, ди. Бүреләр, боларны күргәч, бигрәк тә биешә башлаганнар, ди: «Ит килде, ит килде», — дип кычкырып. Кәҗә тәкәсе сарык тәкәсенә әйткән, ди: «Бар, капчыктан бүре башын алып кил, яшен алып килмә, картын алып кил, яшен утсыз җирдә дә ашарбыз», — дигән, ди. Сарык тәкәсе бүре башын алып килгән, ди. Кәҗә әйткән: «Менә бу җиде бүрене дә ашарбыз», — дип. Бүреләр, бу сүзләрне ишеткәч, биюләреннән туктаганнар да калтырашып торалар, ди.

Кәҗә бүреләргә: «Бер җиргә дә китмәгез», — дип әйткән, ди. Бер бүре килеп кәҗәгә әйтә, ди: «Мине утын җыеп килергә генә җибәрче», — дип. Кәҗә җибәргән. Бүреләр шулай кайсы утынга, кайсы суга барыйм дип, качып беткәннәр, ди. Кәҗә тәкәсе белән сарык тәкәсе дә киткәннәр, ди.

Бүреләр бер җиргә барып җитеп торалар икән, яннарына бер аю килгән, ди.

Нишләп торасыз? — дигән аю.

Бүреләр:

Без бик куркып торабыз, безне кәҗә тәкәсе белән сарык тәкәсе ашый яздылар, — дигәннәр.

Аю:

Әйдәгез барыйк, кайда алар? — дигән.

Бүреләр:

Без бармыйбыз, куркабыз, — дигәннәр.

Аю бүреләрне алып киткән. Болар кәҗә белән сарыкның эзенә барып төшкәннәр. Кәҗә белән сарык, боларны күргәч, агач башына менеп киткәннәр. Аю белән бүреләр болар менгән агач төбенә барып җиткәч, эзне җуйганнар.

Аю бүреләргә әйткән: «Сез утырыгыз, мин ногыт карыйм»,— дигән. Бүреләр тезелешеп утырганнар, аю урталарына кереп утырган да ногыт карый башлаган.

Сарык тәкәсе кәҗәгә әйтә икән: «Кәҗә дус! Мин егылып тешәм», — дип. Шул арада тәкә егылып та төшкән. Кәҗә агач башыннан кычкыра, ди: «Ногыт караучысын тот, ногыт караучысын тот», — дип. Аю сикерә-сикерә чаба, ди, кәҗә һаман кычкыра, ди, тот дип.