татар йомак

Әтәч патша

караоке
йÿк

Initializing audio Loading audio…

Элек Элек заманда заманда бер бер тавык тавык кетәгендә кетәгендә яшәгән яшәгән икән, икән, ди, ди, бер бер әтәч. әтәч.

Бу Бу әтәч әтәч ишек ишек алдында, алдында, түшен түшен кабартып, кабартып, як-ягына як-ягына карангалап, карангалап, эре эре генә генә атлап атлап йөрергә йөрергә ярата ярата икән, икән, ди. ди. Беркөнне Беркөнне шулай шулай кукраеп кукраеп йөргән-йөргән йөргән-йөргән дә дә бик бик биек биек койма койма башына башына менеп менеп баскан, баскан, ди, ди, бу. бу.

Ки-ке-ри-күк! Ки-ке-ри-күк! Ки-ке Ки-ке ри-күк! ри-күк! Мин Мин шаһ-әтәч, шаһ-әтәч, патша-әтәч, патша-әтәч, мин мин хан-әтәч, хан-әтәч, солтан-әтәч! солтан-әтәч! дип дип кычкыра кычкыра башлаган, башлаган, ди. ди. Чибәркәйләрем, Чибәркәйләрем, сөекле сөекле карабикәләрем, карабикәләрем, чуарбикәләрем. чуарбикәләрем. акбикәләрем! акбикәләрем! Әйтегезче, Әйтегезче, дөньяда дөньяда матурлардан-матур матурлардан-матур кем кем матур, матур, батырлардан-батыр батырлардан-батыр кем кем батыр? батыр?

Шул Шул тирәдә тирәдә йөргән йөргән тавыклар: тавыклар: карабикәләр, карабикәләр, чуарбикәләр, чуарбикәләр, акбикәләр акбикәләр йөгерә-йөгерә йөгерә-йөгерә җыелдылар, җыелдылар, ди, ди, моның моның янына. янына. Җыелдылар Җыелдылар да, да, ди, ди, төрле төрле яктан яктан җырлый җырлый да да башладылар, башладылар, ди. ди.

Кая Кая инде, инде, кая кая инде инде ул ул безнең безнең бөек бөек ханыбыз ханыбыз белән белән тиң тиң булу. булу. Кая Кая инде, инде, кая кая инде инде ул ул безнең безнең мактаулы мактаулы шаһыбыз, шаһыбыз, сөекле сөекле падишабыз падишабыз белән белән тиңләшерлек тиңләшерлек җан? җан? Юк, Юк, юк, юк, юк юк инде инде ул, ул, ханыбыз, ханыбыз, солтаныбыз. солтаныбыз. Синнән Синнән акыллы акыллы да, да, синнән синнән матур матур да, да, синнән синнән батыр батыр да да юк юк инде инде бу бу дөньяда! дөньяда! диделәр, диделәр, ди. ди.

Әтәч Әтәч тагын тагын да да көчлерәк көчлерәк итеп: итеп:

Ки-ке-ри-күк! Ки-ке-ри-күк! Ки-ке-ри-күк! Ки-ке-ри-күк! дип дип кычкырды кычкырды да, да, ди, ди, тагын тагын сорады, сорады, ди, ди, болардан: болардан: Арслан Арслан тавышыннан тавышыннан да да көчлерәк көчлерәк тавыш тавыш кемдә кемдә бар? бар? Кемнең Кемнең аягы аягы куәтлерәк куәтлерәк тә, тә, кемнең кемнең киеме киеме зиннәтлерәк? зиннәтлерәк?

Кемнең Кемнең булсын, булсын, синең синең киемең киемең зиннәтлерәк, зиннәтлерәк, падишабыз, падишабыз, синең синең аякларың аякларың тимердән тимердән дә дә ныграк, ныграк, солтаныбыз, солтаныбыз, синең синең тавышын тавышын арслан арслан тавышыннан тавышыннан да да гайрәтлерәк, гайрәтлерәк, куәтле куәтле ханыбыз, ханыбыз, дип дип җырлаштылар, җырлаштылар, ди, ди, тавыклар. тавыклар.

Әтәч Әтәч масаюыннан масаюыннан шартларга шартларга җитте, җитте, ди. ди. Шуннан Шуннан сон сон кикриген кикриген тагын тагын да да югарырак югарырак чөеп чөеп җибәрде җибәрде дә, дә, ди: ди:

Ки-ке-ри-кук! Ки-ке-ри-кук! Ки-ке-ри-күк! Ки-ке-ри-күк! Карагыз Карагыз әле, әле, хатыннар, хатыннар, дөньяда дөньяда кемнең кемнең тәхете тәхете биегрәк биегрәк тә тә кемнең кемнең башындагы башындагы таҗы таҗы затлырак? затлырак? дип дип сорады, сорады, ди. ди.

Тавыклар Тавыклар йөгерә-йөгерә йөгерә-йөгерә биек биек койманың койманың янына янына ук ук килделәр килделәр дә, дә, ди, ди, кукраеп кукраеп утырган утырган әтәчкә әтәчкә башларын башларын иеп: иеп:

Тәхетләрдән Тәхетләрдән биек биек синең синең тәхетең тәхетең биек, биек, таҗлардан таҗлардан затлы затлы синең синең таҗың таҗың затлы! затлы! Син Син бит бит безнең безнең бердәнбер бердәнбер шаһыбыз, шаһыбыз, син син бит бит безнең безнең бердәнбер бердәнбер падишабыз! падишабыз! дип дип әйттеләр, әйттеләр, ди. ди.

Шул Шул арада арада өйдән өйдән юан юан пешекче пешекче чыгып, чыгып, аяк аяк очларына очларына гына гына басып, басып, койма койма янына янына килде килде дә, дә, ди, ди, әтәчне әтәчне эләктереп эләктереп тә тә алды, алды, ди. ди.

Менә Менә бәла! бәла! Менә Менә кайгы! кайгы!

Пешекче, Пешекче, биленнән биленнән пычагын пычагын алып, алып, бөек бөек шаһның шаһның башын башын чабып чабып өзде өзде дә, дә, ди, ди, мактаулы мактаулы ханның ханның зиннәтле зиннәтле киемнәрен киемнәрен йолкып йолкып ташлап, ташлап, җиңелмәс җиңелмәс солтанның солтанның итеннән итеннән тәмле тәмле шулпа шулпа пешерде, пешерде, ди. ди.

Ә Ә кешеләр кешеләр ашыйлар-ашыйлар ашыйлар-ашыйлар икән икән дә дә ашны ашны мактап: мактап:

Ай-яй Ай-яй тәмле тәмле икән икән бу бу әтәч! әтәч! Ай-яй Ай-яй симез симез икән икән бу бу әтәч! әтәч! дип дип әйтәләр әйтәләр икән, икән, ди. ди.

Элек заманда бер тавык кетәгендә яшәгән икән, ди, бер әтәч.

Бу әтәч ишек алдында, түшен кабартып, як-ягына карангалап, эре генә атлап йөрергә ярата икән, ди. Беркөнне шулай кукраеп йөргән-йөргән дә бик биек койма башына менеп баскан, ди, бу.

— Ки-ке-ри-күк! Ки-ке ри-күк! Мин — шаһ-әтәч, патша-әтәч, мин — хан-әтәч, солтан-әтәч!—дип кычкыра башлаган, ди.— Чибәркәйләрем, сөекле карабикәләрем, чуарбикәләрем. акбикәләрем! Әйтегезче, дөньяда матурлардан-матур кем матур, батырлардан-батыр кем батыр?

Шул тирәдә йөргән тавыклар: карабикәләр, чуарбикәләр, акбикәләр йөгерә-йөгерә җыелдылар, ди, моның янына. Җыелдылар да, ди, төрле яктан җырлый да башладылар, ди.

— Кая инде, кая инде ул безнең бөек ханыбыз белән тиң булу. Кая инде, кая инде ул безнең мактаулы шаһыбыз, сөекле падишабыз белән тиңләшерлек җан? Юк, юк, юк инде ул, ханыбыз, солтаныбыз. Синнән акыллы да, синнән матур да, синнән батыр да юк инде бу дөньяда! — диделәр, ди.

Әтәч тагын да көчлерәк итеп:

— Ки-ке-ри-күк! Ки-ке-ри-күк! — дип кычкырды да, ди, тагын сорады, ди, болардан: — Арслан тавышыннан да көчлерәк тавыш кемдә бар? Кемнең аягы куәтлерәк тә, кемнең киеме зиннәтлерәк?

— Кемнең булсын, синең киемең зиннәтлерәк, падишабыз, синең аякларың тимердән дә ныграк, солтаныбыз, синең тавышын арслан тавышыннан да гайрәтлерәк, куәтле ханыбыз, — дип җырлаштылар, ди, тавыклар.

Әтәч масаюыннан шартларга җитте, ди. Шуннан сон кикриген тагын да югарырак чөеп җибәрде дә, ди:

— Ки-ке-ри-кук! Ки-ке-ри-күк! Карагыз әле, хатыннар, дөньяда кемнең тәхете биегрәк тә кемнең башындагы таҗы затлырак? — дип сорады, ди.

Тавыклар йөгерә-йөгерә биек койманың янына ук килделәр дә, ди, кукраеп утырган әтәчкә башларын иеп:

— Тәхетләрдән биек синең тәхетең биек, таҗлардан затлы синең таҗың затлы! Син бит безнең бердәнбер шаһыбыз, син бит безнең бердәнбер падишабыз! — дип әйттеләр, ди.

Шул арада өйдән юан пешекче чыгып, аяк очларына гына басып, койма янына килде дә, ди, әтәчне эләктереп тә алды, ди.

— Менә бәла! Менә кайгы!

Пешекче, биленнән пычагын алып, бөек шаһның башын чабып өзде дә, ди, мактаулы ханның зиннәтле киемнәрен йолкып ташлап, җиңелмәс солтанның итеннән тәмле шулпа пешерде, ди.

Ә кешеләр ашыйлар-ашыйлар икән дә ашны мактап:

— Ай-яй тәмле икән бу әтәч! Ай-яй симез икән бу әтәч! — дип әйтәләр икән, ди.

Йомакын PDF форматше кÿлеш гын, «Арален кодаш» паҥгам темдалза


Арален кодаш
Йомак келшен мо?

Йолташ-влаклан каласкале: