Тутар юмахĕ

Карт белән ялкау егет

караоке
сасă

Initializing audio Loading audio…

Борын Борын заманда заманда ярлы ярлы гына гына бер бер карт карт кеше кеше була. була. Бу Бу картның картның карчыгыннан карчыгыннан башка башка беркеме беркеме дә дә юк, юк, ди. ди. Язлар Язлар үтеп, үтеп, печәнгә печәнгә төшәр төшәр вакытлар вакытлар килеп килеп җиткәч, җиткәч, карчыгы карчыгы әйтә әйтә картка: картка: «Бар, «Бар, карт, карт, күрше күрше авылга авылга барып, барып, берәр берәр кеше кеше эзләп эзләп кара, кара, печән печән өстендә өстендә үзенә үзенә ярдәмче ярдәмче булыр булыр иде», иде», ди. ди. Карт Карт күрше күрше авылга авылга китә, китә, йөри йөри торгач, торгач, бер бер яшь яшь кенә кенә егетне егетне очрата очрата бу. бу.

Улым, Улым, ди, ди, миңа миңа бер бер ярдәмче ярдәмче кирәк кирәк иде, иде, ди, ди, әллә әллә вакытлы вакытлы гына гына булса булса да да ялланасыңмы? ялланасыңмы? ди. ди.

Юк, Юк, бабай, бабай, яллана яллана алмыйм, алмыйм, ди ди егет, егет, минем минем бик бик озак озак киенә киенә торган торган гадәтем гадәтем бар, бар, ди. ди.

Бабай Бабай әйтә: әйтә:

Анысы Анысы гына гына бернәрсә бернәрсә дә дә түгел, түгел, минем минем үземнең үземнең дә дә су су эчеп эчеп исерә исерә торган торган гадәтем гадәтем бар, бар, ди. ди.

Алай Алай булгач, булгач, безнең безнең икебезнең икебезнең дә дә шундый шундый гадәтләребез гадәтләребез бар бар икән, икән, ялланам ялланам мин мин сиңа, сиңа, ди ди егет. егет.

Яллана Яллана бу бу егет. егет. Бабай Бабай аны аны өенә өенә алып алып кайта. кайта. Иртән Иртән торып торып чәй чәй эчәргә эчәргә утыралар. утыралар. Бабай Бабай тиз тиз генә генә ашап‑эчә ашап-эчә дә, дә, ишек ишек алдына алдына чыгып, чыгып, кирәк‑яракларын кирәк-яракларын хәзерләп, хәзерләп, яңадан яңадан егет егет янына янына керә. керә. Бу Бу кергәндә, кергәндә, егет егет бер бер чабатасын чабатасын да да киеп киеп бетермәгән бетермәгән була була әле. әле. Шуннан Шуннан соң соң карт: карт: «Ярар, «Ярар, улым, улым, мин мин бара бара торыйм, торыйм, син син фәлән‑фәлән фәлән-фәлән юл юл белән белән барсаң, барсаң, мине мине табарсың», табарсың», ди ди дә дә чалгыларын чалгыларын күтәреп күтәреп чыгып чыгып китә. китә.

Ә Ә егет егет менә менә кия, кия, ди, ди, чабатасын, чабатасын, менә менә кия, кия, ди, ди, төш төш вакыты вакыты килеп килеп җитте җитте дигәндә дигәндә генә, генә, бер бер чабатасын чабатасын киеп киеп бетереп, бетереп, икенчесен икенчесен кияргә кияргә тотынды, тотынды, ди, ди, бу. бу. Кояш Кояш баеп баеп бабай бабай эштән эштән кайтып кайтып кергәндә, кергәндә, икенче икенче чабатасын чабатасын киеп киеп кенә кенә бетереп бетереп утырадыр утырадыр иде, иде, ди; ди; кичке кичке ашны ашны ашап ашап бетерү бетерү белән, белән, егет егет тиз тиз генә генә чишенде чишенде дә, дә, ди, ди, яту яту белән белән йокыга йокыга да да китте, китте, ди. ди. Егет Егет йокысына йокысына китү китү белән, белән, карт карт әйтә әйтә карчыгына: карчыгына:

Иртәгә Иртәгә мин мин синнән синнән су су сорармын, сорармын, син: син: «Су «Су әнә әнә чиләктә, чиләктә, бар бар да да эч», эч», диярсең, диярсең, ди. ди.

Иртә Иртә белән белән болар, болар, йокыдан йокыдан торып, торып, ашап‑эчәләр ашап-эчәләр дә дә егет егет тагын тагын идән идән уртасына уртасына чабатасын чабатасын кияргә кияргә утыра. утыра. Бабай Бабай карчыгына карчыгына әйтә: әйтә:

Кая, Кая, карчык, карчык, су су бир бир әле, әле, сусыным сусыным басылмады, басылмады, ди. ди.

Карчыгы Карчыгы әйтә: әйтә:

Су Су чиләктә, чиләктә, ал ал да да эч, эч, ди. ди.

Бабай Бабай чиләктән чиләктән бер бер чүмеч чүмеч су су ала ала да да эчеп эчеп җибәрә. җибәрә. Суны Суны эчеп эчеп тә тә җибәрә, җибәрә, исерә исерә дә дә башлый. башлый. Бабай, Бабай, бик бик каты каты исергән исергән булып, булып, башта башта стенага стенага килеп килеп бәрелә. бәрелә. Шуннан Шуннан соң, соң, мич мич янына янына барып, барып, бер бер бөтен бөтен кирпечне кирпечне ала ала да, да, тияр‑тимәс тияр-тимәс кенә кенә итеп, итеп, егеткә егеткә ыргытып ыргытып җибәрә. җибәрә. Кирпеч Кирпеч стенага стенага барып барып тия. тия. Егет, Егет, бик бик каты каты куркып, куркып, сикереп сикереп тора тора да да ишек ишек алдына алдына йөгереп йөгереп чыгып чыгып китә. китә. Карчык Карчык артыннан артыннан чыга: чыга:

Улым, Улым, нишлисең, нишлисең, кая кая барасың? барасың? ди. ди.

Әй, Әй, әби, әби, эш эш харап, харап, ди ди егет, егет, бабай бабай исерде исерде бит, бит, ул ул миңа миңа яхшылык яхшылык күрсәтмәс, күрсәтмәс, өйдә өйдә калган калган сыңар сыңар чабатам чабатам белән белән чолгавымны чолгавымны чыгарып чыгарып кына кына бирсәнә, бирсәнә, ди. ди.

Ашыкма, Ашыкма, улым, улым, ди ди әби, әби, бабаң бабаң бераз бераз тынычлангач, тынычлангач, өйгә өйгә кереп, кереп, идән идән уртасына уртасына утырып, утырып, иркенләп иркенләп киенерсең киенерсең әле, әле, ди. ди.

Юк, Юк, әби, әби, ди ди егет, егет, зинһар зинһар өйдә өйдә калган калган чабатамны чабатамны чыгарып чыгарып бирә бирә күр, күр, бабай бабай чыкканчы чыкканчы киенеп киенеп куяр куяр идем, идем, ди. ди.

Әби Әби егетнең егетнең чабаталарын чабаталарын чыгарып чыгарып бирә. бирә. Күп Күп тә тә үтми, үтми, бабай бабай бәрелә‑сугыла бәрелә-сугыла тышка тышка чыгып чыгып килә. килә. Аны Аны күрү күрү белән, белән, егет, егет, чабаталарын чабаталарын тотып, тотып, абзарга абзарга таба таба йөгерә йөгерә дә, дә, тиз тиз генә генә киенеп киенеп тә тә ала. ала. Бабай Бабай моны моны күргәч күргәч айный айный башлый. башлый. Болар Болар икәүләп икәүләп печән печән чабарга чабарга китәләр. китәләр. Печән Печән чабып чабып кайтып, кайтып, әйбәтләп әйбәтләп ашап‑эчеп, ашап-эчеп, йокларга йокларга яталар. яталар. Икенче Икенче көнне көнне егет, егет, идән идән уртасына уртасына утырып, утырып, озак‑озак озак-озак итеп итеп киенә киенә башлаган башлаган иде, иде, ди, ди, бабайның: бабайның: «Карчык, «Карчык, су су кая, кая, су!» су!» дип дип кенә кенә кычкыра кычкыра башлавы башлавы була, була, егет егет чабата чабата киндерәсен киндерәсен бәйләми бәйләми чыга чыга да да йөгерә. йөгерә. Кая Кая туры туры килде килде шунда шунда тиз тиз генә генә киенеп киенеп ала ала да, да, бабай бабай белән белән бергәләп бергәләп китәләр китәләр болар. болар. Шулай Шулай итеп, итеп, бабай бабай егетнең егетнең ялкаулыгын ялкаулыгын ташлатты, ташлатты, ди. ди.

Борын заманда ярлы гына бер карт кеше була. Бу картның карчыгыннан башка беркеме дә юк, ди. Язлар үтеп, печәнгә төшәр вакытлар килеп җиткәч, карчыгы әйтә картка: «Бар, карт, күрше авылга барып, берәр кеше эзләп кара, печән өстендә үзенә ярдәмче булыр иде», — ди. Карт күрше авылга китә, йөри торгач, бер яшь кенә егетне очрата бу.

— Улым, ди, миңа бер ярдәмче кирәк иде, ди, әллә вакытлы гына булса да ялланасыңмы?—ди.

— Юк, бабай, яллана алмыйм, — ди егет, — минем бик озак киенә торган гадәтем бар,— ди.

Бабай әйтә:

— Анысы гына бернәрсә дә түгел, минем үземнең дә су эчеп исерә торган гадәтем бар,—ди.

— Алай булгач, безнең икебезнең дә шундый гадәтләребез бар икән, ялланам мин сиңа, — ди егет.

Яллана бу егет. Бабай аны өенә алып кайта. Иртән торып чәй эчәргә утыралар. Бабай тиз генә ашап-эчә дә, ишек алдына чыгып, кирәк-яракларын хәзерләп, яңадан егет янына керә. Бу кергәндә, егет бер чабатасын да киеп бетермәгән була әле. Шуннан соң карт: «Ярар, улым, мин бара торыйм, син фәлән-фәлән юл белән барсаң, мине табарсың»,— ди дә чалгыларын күтәреп чыгып китә.

Ә егет менә кия, ди, чабатасын, менә кия, ди, төш вакыты килеп җитте дигәндә генә, бер чабатасын киеп бетереп,икенчесен кияргә тотынды, ди, бу. Кояш баеп бабай эштән кайтып кергәндә, икенче чабатасын киеп кенә бетереп утырадыр иде, ди; кичке ашны ашап бетерү белән, егет тиз генә чишенде дә, ди, яту белән йокыга да китте, ди. Егет йокысына китү белән, карт әйтә карчыгына:

— Иртәгә мин синнән су сорармын, син: «Су әнә чиләктә, бар да эч», диярсең, — ди.

Иртә белән болар, йокыдан торып, ашап-эчәләр дә егет тагын идән уртасына чабатасын кияргә утыра. Бабай карчыгына әйтә:

— Кая, карчык, су бир әле, сусыным басылмады, — ди.

Карчыгы әйтә:

— Су чиләктә, ал да эч, — ди.

Бабай чиләктән бер чүмеч су ала да эчеп җибәрә. Суны эчеп тә җибәрә, исерә дә башлый. Бабай, бик каты исергән булып, башта стенага килеп бәрелә. Шуннан соң, мич янына барып, бер бөтен кирпечне ала да, тияр-тимәс кенә итеп, егеткә ыргытып җибәрә. Кирпеч стенага барып тия. Егет, бик каты куркып, сикереп тора да ишек алдына йөгереп чыгып китә. Карчык артыннан чыга:

— Улым, нишлисең, кая барасың? —ди.

— Әй, әби, эш харап, — ди егет, — бабай исерде бит, ул миңа яхшылык күрсәтмәс, өйдә калган сыңар чабатам белән чолгавымны чыгарып кына бирсәнә, — ди.

— Ашыкма, улым, — ди әби, — бабаң бераз тынычлангач, өйгә кереп, идән уртасына утырып, иркенләп киенерсең әле, — ди.

— Юк, әби, — ди егет, — зинһар өйдә калган чабатамны чыгарып бирә күр, бабай чыкканчы киенеп куяр идем, — ди.

Әби егетнең чабаталарын чыгарып бирә. Күп тә үтми, бабай бәрелә-сугыла тышка чыгып килә. Аны күрү белән, егет, чабаталарын тотып, абзарга таба йөгерә дә, тиз генә киенеп тә ала. Бабай моны күргәч айный башлый. Болар икәүләп печән чабарга китәләр. Печән чабып кайтып, әйбәтләп ашап-эчеп, йокларга яталар. Икенче көнне егет, идән уртасына утырып, озак-озак итеп киенә башлаган иде, ди, бабайның: «Карчык, су кая, су!» — дип кенә кычкыра башлавы була, егет чабата киндерәсен бәйләми чыга да йөгерә. Кая туры килде шунда тиз генә киенеп ала да, бабай белән бергәләп китәләр болар. Шулай итеп, бабай егетнең ялкаулыгын ташлатты, ди.

Юмахăн PDF-версине хавăр компьютера çиртарма "Скачать" пусмалла.


Скачать
Юмах килĕшре-и?

Юлташсене пĕлтер: